Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы Татарстан бюджетын 24 млрд сум кытлык белән кабул итте


Татарстан парламенты бинасы
Татарстан парламенты бинасы

Киләсе елда республика Мәскәүдән 54 млрд сум акча җәлеп итәргә уйлый.

Дәүләт шурасы 2022 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты тулысынча кабул итте. Икенче укылышка барлыгы 533 төзәтмә кергән. Бу казнаның чыгым өлешен бермә-бер арттыра.

Бюджетның керем өлеше 300 млрд сум тәшкил итсә, чыгымнар 324 млрд сумга кадәр җитә. Нәтиҗәдә, бюджет кытлыгы 24 млрд сум күләмендә кабул ителде. Моңа кадәр кытлык 10,9 млрд сум тәшкил иткән иде.

Татарстан депутатлары бюджет чыгымнарын Мәскәүдән күбрәк акча җәлеп итү максатыннан арттырган.

"Төзәтмәләрдән соң 2022 елда федераль казнадан 54,1 млрд сум, 2023 елда – 52,4, 2024 елда – 50,6 млрд сум акча керәчәк. Татарстан тарафыннан финанслау 3,2 млрд сумга арттырыла", диде Татарстан парламентының бюджет комитеты рәисе Леонид Якунин.

Моңа кадәрге өлгедә Татарстанга федераль бюджеттан 48,8 млрд сум күләмендә финанс ярдәм күрсәтү каралган иде.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджетны киеренке дип белдерде.

"Ни өчен бюджет кытлыгы артты? Федераль үзәк безне субъектларның финансларын кушып илкүләм проектлар, програмнарда катнашырга чакыра. Хөкүмәт моны Татарстан өчен отышлы дип тапты. Республика үсешен туктатмасын өчен федераль акчаларны җәлеп итәргә һәм финанслар табарга кирәк. Киеренке бюджетның үтәлешен башкарыр өчен хөкүмәт, муниципаль берәмлекләр бергәләп эшләргә тиеш", диде ул.

Нәтиҗәдә, Татарстан бюджетын 73 депутат хуплады, алты депутат каршы тавыш бирде. Хәзер канун өлгесе Татарстан президентына юлланачак.

Сентябрь башында Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин федераль кануннар үзгәрү сәбәпле, республика бюджеты 31 млрд сум керемен югалтырга мөмкин дип кисәткән иде . Иң күп югалтулар файдалы казылмалар табу салымына (НДПИ) ташламалар бетерү белән бәйле. Моның аркасында республика 25 млрд сум кеременнән колак кагачак.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич Татарстанның бюджеты Мәскәү сәясәтенә бәйле дип белдерде.

"Пандемия вакытында Татарстанга бик аз ярдәм булды. Республика 43 млрд сум керемен югалтты. Өстәмә трансфертлар 47 млрд сум күләмендә бирелде. Татарстанга бары тик 4 млрд сум гына калды. Шул ук вакытта күп кенә төбәкләргә 20, 30, 40 млрд сумны капладылар. Татарстанга ярдәм аз булудан тыш, быел да федераль трансфертларны киметтеләр. Шуңа күрә Татарстан хакимиятенә төп куркыныч аның икътисадыннан түгел, ә федераль хакимиятнең сәясәтеннән яный", дип белдергән иде ул Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG