Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджеты кысыла: эш икътисадта түгел, Мәскәү сәясәтендә


Татарстан парламенты соңгы утырышында киләсе елга бюджетны карый башлады. Алдагы елларда күп кенә тармакларга бүленәсе акчаны киметү каралган. Азатлык белән аралашкан икътисадчылар Татарстанның ярлылана баруын белдерә. Эш икътисадта түгел, федераль хакимият сәясәтендә, ди Наталья Зубаревич.

Татарстан парламентының соңгы утырышында республиканың 2022 елга бюджетын карый башладылар. Узган еллар белән чагыштырганда, керем-чыгым өлеше артканын күрергә була. Киләсе елга республиканың берләштерелгән бюджет кереме 345,6 млрд сум, чыгымы – 356,5 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Казна кытлыгы 10,9 млрд сум тәшкил итә. Әмма икътисад белгечләрендә әлеге бюджет өметләр уятмый. Азатлык Наталья Зубаревич, Таһир Дәүләтшин, Хафиз Миргалимов һәм Вадим Хоменко белән аралашты.

"Татарстан бюджетына төп куркыныч федераль хакимияттән яный"

Татарстан бюджетында социаль тармакка чыгымнар арткан. Аеруча, киләсе елда мәгарифкә 109,8 млрд сум (узган ел 101,7 млрд сум булган), сәламәтлек саклау өлкәсенә 85,7 млрд сум (узган ел 76,8 млрд сум булган) бүленәчәк. Шул ук вакытта киләсе өч елда мәдәнияткә биреләчәк акча кимиячәк. Киләсе елга 17,3 млрд сум бүленсә, 2023 һәм 2024 елларга 16,5 млрд сум бүленә. Шундый ук хәл икътисад өлкәсендә, шул исәптән, авыл хуҗалыгында да күзәтелә. Хәзергә бу тармакка 69 млрд сум бүленсә, өч елдан ул 58 млрд сумга калачак.

Эш шунда – моңа кадәр Татарстанда кала торган салымнарның бер өлеше Мәскәүгә китәчәк. Әле сентябрь башында ук республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин федераль кануннар үзгәрү сәбәпле, Татарстан бюджеты 31 млрд сум керемен югалтырга мөмкин дип кисәткән иде. Иң күп югалтулар файдалы казылмалар табу салымына (НДПИ) ташламалар бетерү белән бәйле. Моның аркасында республика 25 млрд сум кеременнән колак кагачак. 2021 елның 1 гыйнварыннан әлеге салымга булган ташламалар бетерелде. Шулай ук алкоһоль акцизлары һәм нефть продуктларына акцизлар киметелүе дә Татарстан казнасын саегайтачак.

Әйтергә кирәк, Татарстан бюджетының төп өлешен табышка салым тәшкил итә. Бу – нәкъ менә нефть һәм нефть химиясе тармагыннан кергән акчалар. Гайзатуллин сүзләренчә, 2021 елда ул 50 процентны тәшкил итсә, киләсе елда 46 процентка калачак. Димәк, кара алтын кереме кимүгә таба барачак дигән сүз.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич Татарстан югалтуларга дучар булачак дип саный. Аның сүзләренчә, Татарстанның төп проблемы – нефтьтән керүче керем.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

"Бу нефть ширкәтеннән табыш күбрәк алыначак дигән сүз. Моны зур проблем дип әйтергә була. Әгәр дә ташламалар бетерелә икән, димәк, нефть ширкәтләренә күбрәк түләргә туры киләчәк. Нәтиҗәдә, файдалы казылмалар табу салымы азрак була. Татарстан моннан югалтулар кичерәчәк", дип белдерде ул Азатлыкка.

Наталья Зубаревич киләсе ел бюджетына фараз ясаудан баш тартты. Аның сүзләренчә, Татарстан бюджеты федераль хакимият сәясәтенә бәйле. Мәскәүнең республикага елдан-ел азрак акча бирүе күзәтелә.

Татарстан хакимиятенә төп куркыныч аның икътисадыннан түгел, ә федераль хакимиятнең сәясәтеннән яный

"Быелның гыйнвар-август айларында, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, Татарстанга федераль үзәктән трансфертлар 30 процентка кимеде. Шул ук вакытта Русия төбәкләренә трансфертлар 1 процентка күбрәк бирелде. Федераллар Татарстанга ярдәмне бик нык киметкән. Узган елның шушы чорында 43 млрд бирелгән булса, быел 30 млрд сум гына. Бүген Татарстанның үз керемнәре арта, ә менә федераль трансфертлар бик нык кими.

Пандемия вакытында Татарстанга бик аз ярдәм булды. Республика 43 млрд сум керемен югалтты. Өстәмә трансфертлар 47 млрд сум күләмендә бирелде. Татарстанга бары тик 4 млрд сум гына калды. Шул ук вакытта күп кенә төбәкләргә 20, 30, 40 млрд сумны капладылар. Татарстанга ярдәм аз булудан тыш, быел да федераль трансфертларны киметтеләр. Шуңа күрә Татарстан хакимиятенә төп куркыныч аның икътисадыннан түгел, ә федераль хакимиятнең сәясәтеннән яный", дип сөйләде Наталья Зубаревич Азатлыкка.

Мәскәүдән Татарстанга акча азрак тамачагын рәсмиләр дә белдерде. Республика финанс министрлыгы китергән саннардан күренгәнчә, 2022 елда Татарстанга федераль бюджеттан 48,8 млрд сум күләмендә финанс ярдәм күрсәтү каралган. 2023 елда – 42,6 млрд, 2024 елда – 37,8 млрд сум бүленәчәк.

ТАИФны йоткан СИБУР Татарстанда салым калдырырмы?

СИБУРның ТАИФны 100 процентка йотуы киләсе елда Татарстан бюджетына ничек йогынты ясаячагы хакында әлегә Татарстан түрәләре дә, икътисад белгечләре дә җавап бирә алмый.

Бу мәсьәләне парламент утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов та күтәргән иде. Ул Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллиннан республика күпме салымын югалтырга мөмкин дип сорады. Әмма министр шундук җавап бирә алмады һәм депутатка соңрак язмача аңлатма юллаячагын әйтте.

Хафиз Миргалимов Азатлыкка сөйләвенчә, әлегә министрдан җавап килмәгән.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

"ТАИФтан без күпме салым югалтуыбызны белмибез. ТАИФ белән Татнефть безнең бюджетның 40 процент керемен алып тора. Моннан тыш, бу ике ширкәт язгы кыр эшләре өчен ташламалы ягулык бирә иде. Мин СИБУРның ташлама белән тонналап ягулык бирүенә шикләнәм", диде ул.

Миргалимов Дәүләт шурасы сессиясендә "Татнефть" ширкәтен югалту ихтималын да күтәргән иде.

Мондый унитар үзәкләштерелгән дәүләттә Федерация шурасы кирәкме дигән сорау туа

"Татнефть турында мин профилактика буларак кына әйттем. Менә бүген "Башнефть" Башкортстан карамагындамы? Әлбәттә, юк. Ул "Роснефть" кулында. Капитализмның әлеге акулалары, олигархлары "Татнефть"кә карамый дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, карыйлар. Әгәр дә "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" канун өлгесен карасаң, федератив төзелештән берни калмый диярлек. Алайса, безгә мондый унитар үзәкләштерелгән дәүләттә Федерация шурасы кирәкме дигән сорау туа", диде ул Азатлыкка.

2019 елда ТАИФ 55,6 млрд сум салым түләгән. Шуларның 15,6 миллиарды Татарстан казнасына киткән. Әгәр СИБУРга буйсыначак "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим", "ТГК-16" ширкәтләренең салымнары Татарстанда калмаса, республика, якынча 15 млрд сум керемен югалтачак дигән сүз.

ТАИФның СИБУР карамагына күчүен икътисад белгече Таһир Дәүләтшин Татарстан бюджетына зур йогынты ясар дип уйлый.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

"ТАИФны СИБУРга кушу нинди нәтиҗәләр бирер соң? "Татнефть" ширкәте өчен файдалы казылмалар табу салымына ташламалар бетерелүгә караганда, бу күпкә җитдирәк проблем. Монда зур керемнәр кимергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, әлеге адым Татарстанны хәерчеләндерергә ярдәм итәчәк. Салымнан тыш, ТАИФның табышы республикада, сәнәгать оешмаларында кала иде. Ярар, салым Татарстанда калган очракта да, алга таба табыш читкә китәргә мөмкин. Бу кызыклы мәсьәлә. Әлегә моны беркем дә аңлата алмый. Мин күп кенә галимнәр, түрәләр белән аралашам. Алар моның нәрсә икәнен әле аңлап бетерми. Нәтиҗәдә, зур югалтулар булачак", дип белдерде ул.

Шулай да Татарстан бюджетының керем-чыгым өлеше артуын ул инфляциягә бәйләп аңлатты.

"Инфляция үз эшен эшли, нефть-газга бәяләр, тарифлар артып тора. Шуннан бюджет кереме дә тула. Ягъни инфляция белән бюджетны арттыралар. Әмма моңа карап икътисад күләме бит артмый", диде Дәүләтшин Азатлыкка.

"Татарстан бюджеты белән алга китеп булмый"

Татарстанның күпчелек кереме Мәскәүгә киткәндә, бюджет үзебезнең чыгымнарны капларга җитми, дип саный Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисадчы Вадим Хоменко.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

"Татарстан керемнәренең күпчелеге федераль үзәктә кала. Бюджетара мөнәсәбәтләр әле хәл ителмәгән. 90нчы елларда 50гә 50 кала иде. Хәзер Татарстанның үз керемнәре республика үсеше, максатларын үтәү өчен җитми. Бюджет социаль юнәлешле булса да, керемнәр аз. Әйтик, фәнгә бүленгән сумма бөтенләй җитәрлек түгел. Киләсе елда мәгариф министрлыгы юнәлешеннән фундаменталь фәнгә 66 млн сум бүленгән. Мондый бюджет булган фән белән идарә итү бик авыр. Федераль үзәктән фән өчен килүче акчалар югары уку йортларына һәм федераль фәнни үзәкләргә китә. Татарстан фәнни үзәкләре республикада начар эшли, республика үсешенә өлеш кертми дип сөйлиләр икән, бюджеттан җитәрлек акча бүленмәвен әйтергә кирәк.

Татарстанның әлеге бюджеты белән алга китеш көтелә дип әйтә алмыйм

Мәгариф министры мәктәпләрне укытучылар белән тулысынча тәэмин итә алмыйбыз дип берничә тапкыр чыгыш ясады. Хезмәт хаклары түбән, укытучылар эштән китә. Бу тискәре күренеш. Шуңа да мин Татарстанның әлеге бюджеты белән алга китеш көтелә дип әйтә алмыйм. Ул социаль бурычларны үти, ләкин алгарыш өчен җитми", диде ул.

Узган ел Татарстанда 879,2 млрд сум күләмендә бюджет керемнәре, таможня һәм пошлина җыемнары тупланган. Татарстан үзе эшләп тапкан салымнарның 71 проценты Мәскәү казнасына киткән.

Татарстан бюджетында 10,9 млрд сумлык кытлык барлыкка килсә, Русия бюджеты, киресенчә, 1,411 трлн сум күләмендә профицит белән, ягъни керемнәр, чыгымнарга караганда күбрәк итеп кабул ителде.

"Бу акчалар федераль үзәккә китүе, ә төбәкләрдә акчалар аз калуы турында сөйли. Болай булырга тиеш түгел. Бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе җитди куелмый. Һәрвакыт федераль хөкүмәткә кул сузып барып, акча сорау ул бик авыр. Елдан-ел федераль кредитлар, трансфертлар кими. Без күбрәк бирә барабыз, елдан-ел азрак ала торабыз.

Әгәр Америка Кушма Штатларын алсак, анда һәрбер штат федераль бюджетка аерым бер сумма түли, ә калган салымнарны үзе билгели, үзен-үзе ашата алырлык итеп яши. Шуңа күрә салымнар ягыннан штатлар бер-берсеннән бик нык аерыла. Безнең төбәкләргә андый хокук бирелми", дип сөйләде Хоменко Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG