Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020 елда Татарстанда җыелган керемнең 71 проценты Мәскәүгә киткән


Моннан тыш, республика кереме кимү сәбәпле, Татарстан бюджеты үз керемнәре күләме ягыннан Русиядә бишенче урыннан сигезенчегә төшкән.

Узган ел Татарстанда җыелган салым һәм салым булмаган керемнең 29 проценты гына үзендә калган. Әлеге саннарны 11 июньдә финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында китерде.

"2020 елда Татарстан җирлегендә 879,2 млрд сум күләмендә бюджет керемнәре, таможня һәм пошлина җыемнары тупланды. Салым һәм салым булмаган өлеше 255,8 млрд сум тәшкил итте. Русия төбәкләре арасында үз керемнәре күләме ягыннан республика сигезенче урында тора", диде ул.

Татарстан үз керемнәре буенча Русия төбәкләре арасында сигезенче урынга төшүен кризис белән бәйләделәр. Краснодар, Свердлау, Красноярски төбәкләре республиканы узып киткән. 2019 елда Татарстан төбәкләр арасында бишенче урында торган. Ул вакытта республикада калган салымнар 299 млрд сум тәшкил иткән.

Узган ел бюджет кытлыгы 23 млрд сумга җиткән. Чыгымнарны капларга Мәскәүдән 82 млрд сум ярдәм килгән диелде. Шул рәвешле, Татарстанның берләштерелгән бюджетының кереме 341 млрд сум тәшкил иткән.

Бюджетта иң зур кимү табышка салым өлкәсендә күзәтелә. "Татнефть" һәм башка нефть ширкәтләреннән керүче керем якынча 35 млрд сумга кимегән.

"Быел вазгыять күпкә яхшырак. Соңгы биш айда бюджет планы 47 процентка үтәлде. Нефтьчеләр дә уңай күрсәткечләр бирә", диде финанс министры 2021 елга бәя биреп.

Шул ук вакытта Татарстанның дәүләт бурычы 98 млрд сумга җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG