Accessibility links

Кайнар хәбәр

СИБУР "ТАИФ"ны 100 процентка йота, яңа килешү төзелгән


Альбер Шиһабетдинов (ТАИФ) һәм Дмитрий Конов (СИБУР)
Альбер Шиһабетдинов (ТАИФ) һәм Дмитрий Конов (СИБУР)

ТАИФның 50 процент һәм бер хиссәсенә алмашка Татарстан ширкәте хуҗалары СИБУРның 15 процентын алачак. Калган пакет ТАИФ акционерларына якын арада СИБУР чыгарачак облигацияләр рәвешендә түләнәчәк.

Сибур һәм "ТАИФ" үзара хезмәттәшлек турында яңа документ төзегән. Ул ширкәтләрнең берләшүе белән бәйле яңа шартларны үз эченә алган. Бу хакта Татарстан басмалары хәбәр итә.

Документны СИБУРның идарә рәисе Дмитрий Конов һәм ТАИФ мөдирләр шурасы рәисе Альберт Шиһабетдинов имзалаган.

Килешүнең яңа шартлары берничә көн эчендә ике этапта ширкәтләрнең кушылуын күз уңында тота. ТАИФның 50 процент һәм бер хиссәсенә алмашка Татарстан ширкәте хуҗалары СИБУРның 15 процентын алачак. Калган пакет ТАИФ акционерларына якын арада СИБУР чыгарачак облигацияләр рәвешендә түләнәчәк. Әлегә облигацияләрне чыгару шартлары һәм акча күләме турында мәгълүмат бирелми.

"Бу – гади вакыйга түгел. Бик зур, дөнья дәрәҗәсендәге алыш-биреш. СИБУР һәрвакыт республиканың барлык мәсьәләләрендә партнер булды. Чимал белән тәэмин итү, технологияләр буенча эш, тәҗрибә уртаклашу оештырылган иде. Һәм, әлбәттә, зур, глобаль ширкәт булдыру карары безнең тарафтан хупланды, ул алга таба үсеш белән бәйле. Безнең ширкәт өчен чимал базасы зәгыйфь нокта иде һәм бу мәсьәлә хәл ителәчәк. Иң мөһиме — килешеп эшләү", дигән әлеге уңайдан Татарстан президентны Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук "СИБУР Холдинг" һәм Татарстан хакимияте бүген озын мөддәтле хезмәттәшлек турында килешү төзегән.

Сәясәт белгече Мидхәт Фарукшин "ТАИФ Татарстанныкы булмагач салымнарны югалтачакбыз, Татарстан казнасы өчен бу шактый зыян китерәчәк. Икенчедән, ТАИФ иганәчелек иткән объектлар зыян күрәчәк. СИБУР аларны финансламаячак. Өченчедән — бу Татарстан абруена суга, хәтта өлешчә аның бәйсезлегенә дип әйтер идем", дип белдергән иде.

СИБУР — 1995 елда оешкан, Русиянең иң эре нефть химиясе ширкәте. Дөнья нефть химиясе сәнәгатендә иң динамик үсеш алган ширкәтләрнең берсе. 22 меңнән артык хезмәткәре бар.

ТАИФ — 1995 елда оешкан, Татарстанның химия, нефть химиясе һәм нефть-газ эшкәртү тармакларының зур өлешен үз кулында тотучы ширкәтләр төркеме. Төркеменең ширкәтләре 581 әйбер җитештерә, аерым алганда синтетик каучук, полиэтилен, полипропилен, поликарбонат һәм стирол пластмассы. Поликарбонатлар, севилен һәм полимер эшләнмәләренең популяр төрләрен җитештерүче Русиядә бердәнбер оешма. 36 мең хезмәткәре бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG