Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТАИФ белән СИБУР берләшүдән Татарстан нәрсә ота, нәрсә югалта?


ТАИФ җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов һәм СИБУР җитәкчесе Дмитрий Конов килешү имзалый, Мәскәү, 23 апрель 2021

ТАИФ белән СИБУР берләшүе нәтиҗәсендә Татарстан керем салымыннан колак кагарга мөмкин. ТАИФ финанслап килгән чараларга да СИБУРның акча бирүе икеле ди белгечләр.

Русиянең иң зур нефть химиясе холдингы булган СИБУР ширкәте һәм Татарстанның нефть химиясе тармакларының зур өлешен үз кулында тотучы ТАИФ ширкәтләр төркеме узган атна бизнесларын берләштерүен белдерде.

Берләшү нәтиҗәсендә СИБУР нигезендә аерым ширкәт төзелә. Бу ширкәтнең 15% өлеше ТАИФ акционерларына тапшырыла. Моңа алмашка СИБУР ТАИФның контроль пакетын ала. ТАИФ акцияләренең калган өлеше берләшкән ширкәт тарафыннан соңыннан сатып алынырга мөмкин диелә.

Белгечләрнең күбесе бу берләшү Татарстанга зыянга дигән фикердә. ТАИФ хезмәткәрләренең гомуми саны 36 мең кеше һәм бу берләшүдән соң алар белән ни буласы билгесез. ТАИФ төркеменә 28 оешма керә, иң билгелеләре - "ТүбәнКаманефтехим" һәм "Казаноргсинтез". ТАИФның химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге ширкәтләре 581 әйбер җитештерә, аерым алганда синтетик каучук, полиэтилен, полипропилен, поликарбонат, стирол пластмассы. ТАИФ Русиядә поликарбонат, севилен һәм полимер эшләнмәләренең популяр төрләрен җитештерүче бердәнбер оешма.

Узган ел ТАИФ-НК ширкәтендә эшкәртү 12 процентка төшкән, "Казаноргсинтез" оешмасында полимерлар җитештерү 1,6 процентка кимегән. Соңгы биш ел эчендә полиэтиленны Татарстан базарында сату 30 процентка азайганы әйтелде.

СИБУР холдингында хезмәткәрләр саны ТАИФ белән чагыштырганда азрак - 22 меңнән артык кеше. Ул нефть химиясе сәнәгатендә иң динамик үсеш алган ширкәтләрнең берсе. Русиядә полиэтилен һәм полипропилен җитештерүдә лидер.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич ТАИФ белән килеп туган хәл иртәме-соңмы булыр иде, чөнки ширкәтнең чималы җитми ди. Ул СИБУР ТАИФны үзләштерде дигән фикердә.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

"Татарстан хакимиятенең бу юлга ни өчен баруы аңлашыла. Беренчедән, декабрьдә Тубыл утырышына Русия президентының бу теләге әйтелде. Икенчедән, СИБУРга кушылудан соң ТАИФның чимал проблемы хәл ителә. Өченчедән, зур модернизация кирәк һәм СИБУРның моңа акчасы бар. Бер яктан бу ихтыяри-көчләү булса, икенче яктан киләчәк үсешкә ниндидер мөмкинлек булдыру", ди ул.

Зубаревич әйтүенчә, "Казаноргсинтез" һәм ТАИФның нефтехимия ширкәтләренең чимал белән проблемнары даими булды. Ә СИБУР эре җитештерүче һәм бу мәсьәлә хәл ителәчәк.

Аның фикеренчә, ТАИФ белән СИБУР берләшүе төбендә глобаль базарда Русия көндәшлек итә алган көчле нефтихимия бизнесын булдыру ята. Зубаревич ТАИФның СИБУРга кушылуыннан Татарстан берни югалтмый, чөнки керемгә салымны "Татнефть" түли, ди.

Татарстан элитасы булган әйберен сатып акчага әйләндерде

"Сүз бит бары нефтехимия турында гына бара. Татнефть һәм нефть эшкәртү тармагы Татарстан контролендә калды. Миңа "Татнефть"кә карата мөнәсәбәт күпкә кызыграк. Әгәр инде "Татнефть"кә кул суза башлыйлар икән, бу инде җитди булачак. Әлегә ТАИФ белән булган хәлдә ниндидер рейдерлык булмады. Монетизация дип атала. Татарстан элитасы булган әйберен сатып акчага әйләндерде", ди ул.

Кайбер белгечләр "Башнефть"не тартып алу тәҗрибәсе Татарстанга карата да кулланыла дисә, Зубаревич моның белән килешми.

"Анда бит исеме билгеле бер кешедән алдылар, ә монда берничә исем. Аннары тартып алу бер, ә сату икенче. Бу күпкә цивилизацияле вариант. Бу юл ул күпмедер дәрәҗәдә "Казаноргсинтез", "ТүбәнКаманефтехим" ширкәтләре үсешенә ярдәм итәчәк, чөнки активларны бик зур һәм егәрле оешма ала. Әмма Татарстан элитасы контроленнән чыгуын танырга кирәк", ди Зубаревич.

Сәясәт белгече Мидхәт Фарукшин бу килешү нечкәлекләрен бик белмәвен әйтә.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

"Шуны гына әйтә алам, Татарстанныкы булмагач салымнарны югалтачакбыз, Татарстан казнасы өчен бу шактый зыян китерәчәк. Бу беренчедән. Икенчедән – ТАИФ иганәчелек иткән объектлар зыян күрәчәк. Мисал өчен, ТАИФ "Рубин" футбол такымын һәм башкаларны финанслый иде. Алар иганәчеләрен югалтачак. СИБУР аларны финансламаячак. Өченчедән – бу Татарстан абруена суга, хәтта өлешчә аның бәйсезлегенә дип әйтер идем. Мөгаен басым булгандыр, бу адымга үзләре теләп бармагандыр", ди ул.

Журналист Ирек Мортазин ТАИФтан республика халкына файда булмады дигән фикердә.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

"Аптырарлык бернәрсә дә юк. Татарстан тулысынча федераль кырга әйләнеп кайта. 90нчы еллар уртасында халык активлары "дөрес куллар"га керде, миллионерлар пулы барлыкка килде. Татарстанда туып үскән һәм республика патироты буларак миңа бераз аяныч, әлбәттә. Заманында Шәймиевләр (Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев) гаиләсе Форбсның Русия байлары исемлегендә өченче урында торды. Менә беренчегә менеп җитә алмадылар инде. Дөресен әйткәндә, бу ике тарафка да файдалы килешү", ди ул.

Мортазин СИБУР белән ТАИФ берләшүеннән Татарстан салымнарны югалтачак дип саный.

Керем салымы инде Татарстанга булмаячак

"Салым бит ширкәт теркәлгән җирдә түләнә. Соцстрах, пенсия, җир һәм башка салымнар Татарстанда түләнәчәк. Ә менә керем салымы инде Татарстанга булмаячак", ди ул.

Аның фикеренчә, әгәр Татарстан ТАИФны бирмәсә, Мәскәү аны алу җаен барыбер табачак.

"Бирмәсәләр иртәгә үк алар артыннан Альфа (ОМОН) килеп җитәргә мөмкин. Ирекле бизнес, ирекле сәясәт бетте. Бөтенесен югалттык. Суверенитетның С хәрефе дә калмады. Әгәр Мәскәүдә хәл ителгән икән, кемдер каршы килә башласа, Пенза губернаторына кебек егетләр килеп кул богаулары белән алып китәргә мөмкиннәр", ди ул.

Мортазин Татарстан активларының 90 проценты республикадагы 150-200ләп гаилә кулында дип әйтә.

"Суверенитет берничә дистә мең кешегә генә файда китерде. Башкаларга Татарстан республикамы, әллә Казан губерниясеме, аерма юк.

Татарстан Башкортстан белән чагыштырганда акыллырак эш итте. Башкортстанда президент Мортаза Рәхимов кланын шудырдылар, аннары әкренләп алдылар. Рәхимов улы әле дә Австриядә качып ята. Башкортстанда яңа килгән кеше активларны бирде. Бу эш әле дә дәвам итә. Соңгысы Башкорт сода ширкәтенә кагыла. Безнең Татарстанда Шәймиев заманында булган кланнар әле дә калды. Шәймиев үзе китте, әмма шул ук вакытта китмәде дә, Дәүләт киңәшчесе булып калды", ди ул.

* * *

Forbes журналы мәгълүматынча, ТАИФ ширкәтенең җитәкчеләре Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сүлтиев узган елда байлыкларын 200 миллион долларга арттырган. Узган елда алар берешәр миллиард долларга ия булса, быел һәркайсы 1,2 миллиард доллар күләмендә байлыкка ия диелә.

2020 елда Русиядә иң бай хатын-кызлар исемлегенә ТАИФ ширкәтләр төркеме баш мөдире урынбасары Гүзәлия Сафина 15нче урында булды. Ул 300 миллион доллар керем алган диелә. 2019 елда ул 270 млн доллар керем белән 16нчы урында булган.

ТАИФта өлешләре булган Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләрнең уртак байлыгы хәзер 2,7 миллиард доллар тәшкил итә.

СИБУР һәм ТАИФ берләшүен Facebook кулланучылары Татарстанның статусы тагын да түбән тәгәрәү дип аңлата.

Facebook кулланучылары фикеренчә, бу берләшүдән ТАИФ җитәкчеләре бернинди зыян күрмәячәк. Ә менә республика салымсыз калачак.

СИБУР — 1995 елда оешкан, Русиянең иң эре нефть химиясе ширкәте. Дөнья нефть химиясе сәнәгатендә иң динамик үсеш алган ширкәтләрнең берсе. 22 меңнән артык хезмәткәре бар.

ТАИФ — 1995 елда оешкан, Татарстанның химия, нефть химиясе һәм нефть-газ эшкәртү тармакларының зур өлешен үз кулында тотучы ширкәтләр төркеме. Төркеменең ширкәтләре 581 әйбер җитештерә, аерым алганда синтетик каучук, полиэтилен, полипропилен, поликарбонат һәм стирол пластмассы. Поликарбонатлар, севилен һәм полимер эшләнмәләренең популяр төрләрен җитештерүче Русиядә бердәнбер оешма. 36 мең хезмәткәре бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG