Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть-химия оешмаларының Татарстан казнасына керткән акчасы 41 процентка кимегән


Нефть-химия тармагында җитештерү 8 процентка кимегән.

2020 елда нефть-газ-химия оешмалары Татарстанның берләштерелгән бюджетына 54 млрд сум күчергән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 41 процентка азрак. Бу хакта бүген Татнефтехиминвест һолдингы мөдирләр шурасы утырышында әйтелде. Очрашуны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Татнефтехиминвест һолдингы баш мөдире Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, узган ел нефть-химия тармагында җитештерү 8,4 процентка азайган. Бу пандемия башлану сәбәпле ихтыяҗ кимүгә бәйле. Аерым алганда, "Татнефть"нең нефть чыгаруы 13 процентка кимегән.

Ел дәвамында "ТАИФ-НК" ширкәтендә эшкәртү 12 процентка төшкән. "Казаноргсинтез" оешмасында полимерлар җитештерү 1,6 прцентка кимегән. Соңгы биш ел эчендә полиэтиленны Татарстан базарында сату 30 процентка азайган.

Икенче ел рәттән "ТАИФ-НК", "Түбән Кама нефтехим" , "КВАРТ" , "Карпов исемендәге Химзавод" ширкәтләрендә җитештерүнең азаюы әйтелде. Зур оешмалардан "ТАНЕКО" , "Нәфис Косметикс" һәм "Аммония"дә генә үсеш күзәтелгән.

"Русиядә һәм дөньяда күп тонналы химик тауарлар җитештерүдә күпкә арзанлырак чимал кулланыла. Базар шуның белән тулачак, табыш кимиячәк. Шуңа да уртача яки аз тонналы химиягә күчәргә кирәк", дип кисәтте Яруллин.

Татарстанда нефть-химия тармагын тиз арада торыгызып булмаячак. Җитештерүне элекке күләмгә кайтару өчен күп вакыт кирәк булачак, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, маржиналь тауар чыгару ягына карарга кирәк.

XS
SM
MD
LG