Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: пандемия елында бертуган Шәймиевләрнең байлыгы 500 миллион долларга арткан


Айрат һәм Радик Шәймиевлар
Айрат һәм Радик Шәймиевлар

Forbes Айрат һәм Радик Шәймиевләрнең байлыгы 2,7 миллиард доллар дип бәяли.

Forbes журналы төзегән рейтингка ярашлы, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләрнең уртак байлыгы хәзер 2,7 миллиард доллар тәшкил итә.

2020 ел пандемиясенә карамастан, аларның кереме кимемәгән, киресенчә, 0,5 миллиард долларга арткан, дип исәпләп чыгарган Forbes.

Айрат Шәймиев байлыгы 300 миллион долларга арткан һәм 1,4 миллиард доллар тәшкил итә, бу күрсәткеч белән ул рейтингта 91нче урында диелә. Радик Шәймиев бер ел эчендә 200 миллион долларга баеган, әмма исемлектә 92нче урыннан 98нче урынга төшкән.

ТАИФ ширкәтенең җитәкчеләре Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сүлтиев та узган елда байлыкларын 200 миллион долларга арттырган диелә. Узган елда алар берешәр миллиард долларга ия булса, быел һәркайсы 1,2 миллиард доллар күләмендә байлыкка ия диелә.

Экспертлар нефть һәм газ химиясе продукциясе сату базарлары тиз арада яңадан аякка басу аркасында шундый нәтиҗәләргә ирешелгән дип саный.
Forbes журналының ел саен чыгара торган Русиядәге иң бай эшмәкәрләр исемлегендә 200 исем бар. Аларның уртак байлыгы 663 миллиард доллар дип исәпләнә. Соңгы ел эчендә Русиянең иң бай кешеләре тагын 207 миллиард долларга баеган диелә.

2021 елда Русиянең иң бай эшмәкәре "Северсталь" хуҗасы Алексей Мордашов диелә, ул 29,1 миллиард долларга ия. Икенче урында 27 миллиард доллар байлыгы белән "Норникель" президенты Владимир Потанин, өченче урында Новолипецки металлургия комбинаты (НЛМК) мөдирләр шурасы рәисе Владимир Лисин (26,2 миллиард доллар).

2020 елда Русиянең иң бай гаиләләре рейтингында Шәймиевләр дүртенче урында иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG