Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: Русиянең иң бай гаиләләре рейтингында Шәймиевлар дүртенче урында


Айрат (с) һәм Радик (у) Шәймиевләр
Айрат (с) һәм Радик (у) Шәймиевләр

Айрат һәм Радик Шәймиевлар байлыгы $ 2,85 млрд дип исәпләнә

Forbes журналы төзегән Русиянең иң бай эшмәкәрләр династияләре рейтингында Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев гаиләсе дүртенче урында. Аның уллары Айрат һәм Радик Шәймиевлар байлыгы $ 2,85 млрд дип исәпләнә. Алар кулында ТАИФ ширкәтләр төркеменең 19,5 проценты. Гаилә бизнесенда Айратның улы Тимур да эшли, ул Татарстанның кече нефть ширкәтен (МНКТ) җиткәли.

Былтыр бертуган Шәймиевлар Forbes рейтингында өченче урында иде.

Алты ел дәвамында беренче урында килгән Гуцериевлар гаиләсе ("Сафмар" ширкәтләр төркеме) быел өченче урынга төшкән (байлык күләме $ 3,2 млрд). Аларның байлыгы 2,45 млрд долларга кимегән.

Рейтинг башында Ротенберглар (Мостотрест). Журнал исәпләвенчә, алар бер елында $ 5,45 млрд эшләп, байлыкларын 270 млн долларга арттырган.

Икенче урында "Фосагро" ашламалар җитештерү ширкәте хуҗалары Гурьевлар. Аларның байлыгы $ 5,1 млрд дип исәпләнә.

Иң бай гаиләләр унлыгына шулай уе Евтушенковлар, Бажаевлар, Рәхимкуловлар, Саркисовлар, Линниклар, Михайловлар кергән.

Forbes бәяләвенчә, иң бай гаиләләр байлыгы бер ел эчендә $ 1,5 миллиардка артып, $ 26,8 миллиардка җиткән.

Исемлек гаилә тоткан активлар (күчемсез милек, ширкәтләр хиссләре, җир кишәрлекләре) бәясенә карап төзелгән. Рейтингка капиталларының төп өлешен дәүләт хезмәтендә түгел, эшмәкәрлеек белән туплаган гаиләләр кергән.

XS
SM
MD
LG