Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: Гүзәлия Сафина Русиядә үз тырышлыгы белән баеган хатын-кызлар бишлегенә кергән


Гүзәлия Сафина.
Гүзәлия Сафина.

Forbes Woman төзегән исемлектә Wildberries хуҗабикәсе Татьяна Бакальчук, инвестор Ольга Белявцева һәм башкалар бар.

Forbes Woman Русиядә үз тырышлыгы белән баеган хатын-кызлар исемлеген чыгарды. Бу исемлеккә байлыклары мөстәкыйль рәвештә тупланган, акчалары мирас яки аерылышу нәтиҗәсендә килмәгән ханымнар кертелә. Мондый исемлек беренче тапкыр төзелгән.

Рейтингта беренче урында Wildberries интернет-кибете хуҗабикәсе Татьяна Бакальчук тора. Аның байлыгы 10,1 миллиард доллар дип бәяләнә. Икенче урында 550 миллион доллар байлыгы белән инвестор Ольга Белявцева, өченчедә - "Новатэк" ширкәте идарә рәисе урынбасары Татьяна Кузнецова (475 миллион доллар).

Бишенче урынга Forbes ТАИФ баш мөдиренең икътисад һәм финанс урынбасары Гүзәлия Сафинаны куйган. Аның байлыгы 300 миллион доллар дип бәяләнә. 2020 елда Сафина Forbes-ның Русиядәге иң бай хатын-кызлар рейтингында 15нче урын алган иде.

Гүзәлия Сафина 1991 елдан "Казан" берләшмәсенең баш бухгалтеры була. Бу берләшмә нигезендә ТАИФ төркеме төзелә, әлеге төркемгә Татарстандагы "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" һәм ТГК-16 кебек ширкәтләр керә. 1995 елдан Сафина ТАИФ акционерлык җәмгыяте баш мөдиренең икътисад һәм финанс урынбасары булып эшли.

Русиянең иң бай 10 self-made-ханымнары исемлегенә шулай ук GV Gold алтын чыгару ширкәте мөдирләр шурасы әгъзасы Наталия Опалева (450 млн доллар), Иркутски нефть ширкәте башлыгы Марина Седых (300 млн доллар), "Лукойл" мөдирләр шурасы әгъзасы Любовь Хоба (300 млн доллар) һәм башкалар бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG