Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: ТАИФтан Гүзәлия Сафина Русиянең иң бай 25 хатын-кызы исемлегендә


Гүзәлия Сафина.
Гүзәлия Сафина.

Гүзәлия Сафина бер баскычка күтәрелеп, 15нче урынга чыккан.

Forbes журналы 2020 елда Русиядә иң бай хатын-кызлар исемлеген чыгарды. Анда 25 исем бар. Рейтингта Татарстанның химия, нефть химиясе һәм нефть-газ эшкәртү тармакларының зур өлешен үз кулында тотучы ТАИФ ширкәтләр төркеме баш мөдире урынбасары Гүзәлия Сафина да урын алган. Ул 15нче урында.

2020 елда Гүзәлия Сафина 300 миллион доллар керем алган диелә. 2019 елда ул 270 млн доллар керем белән 16нчы урында булган.

Рейтинг башында – Inteco Management ширкәте президенты һәм Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужковның тол хатыны Елена Батурина. Forbes аның байлыгын 1,3 млрд доллар дип бәяләгән. Икенче урында - Wildberries интернет-кибете хуҗасы Татьяна Бакальчук. Ул 1,1 млрд доллар байлыкка ия, узган елда 1 миллиард байлыгы булган диелә. Өченче урында Русия миллиардеры Леонид Федунның кызы Екатерина Федун, аның 700 миллион доллар акчасы бар дип бәяләнә. Леонид Федун – "Лукойл" нефть компаниясе хиссәләрен тотучы, "Спартак" футбол клубы хуҗасы.

Гүзәлия Сафина 1991 елдан "Казан" берләшмәсенең баш бухгалтеры була. Бу берләшмә нигезендә ТАИФ төркеме төзелә, әлеге төркемгә Татарстандагы "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим"" һәм ТГК-16 кебек ширкәтләр керә. 1995 елдан Сафина ТАИФ акционерлык җәмгыяте баш мөдиренең икътисад һәм финанс урынбасары булып эшли.

ТАИФ төркеме Татарстандагы зур химия, нефть химиясе, нефть-газ эшкәртү ширкәтләрен берләштерә. Атамасы "Татар-америка инвестицияләре һәм финанслары" дигәнне аңлата. Ширкәтнең 11,4 процентына Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевның улы Радик Шәймиев, 4,5 процентына – баш мөдир урынбасары Гүзәлия Сафина хуҗа. Калган хиссәләрне кем тотуы турында мәгълүмат күрсәтелми.

Сафина шулай ук Казандагы "Аверс" банкы хиссәләренең 4,8 процентына ия диелә.

Гүзәлия Сафина 2019 елда байлыгын 2018 елга караганда 30 миллион долларга арттырып, 17нче урыннан 16нчы урынга менгән иде.

2016 елга кадәр Татарстанның беренче президенты оныгы Камилә Шәймиева һәм "Бәхетле" кибетләре челтәре хуҗабикәсе Мөслимә Латыйпова да Forbes рейтингына кергән иде. 2015 елда алар рейтингның 9нчы һәм 14нче урыннарында иде. 2016 елда алар төшеп калды . 2015 елда Гүзәлия Сафина өченче урында иде.

XS
SM
MD
LG