Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия чорында ТАИФ җитәкчесенең байлыгы 44 процентка арткан


Рөстәм Миңнеханов артында Альберт Шиһабетдинов
Рөстәм Миңнеханов артында Альберт Шиһабетдинов

Коронавирус вакытында байлыкларын арттырган русияләрнең Forbes төзегән исемлегендә Альберт Шиһабетдинов тугызынчы урында.

Коронавирус пандемиясе чорында Русиянең кайбер доллар миллиардерлары байлыкларын тагын да арттырган. Forbes журналы аларның исемлеген китерә.

Беренче унлыкта ТАИФ төркеме җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов та бар. Ул байлыгын 44 процентка арттырган, һәм хәзер 1,44 миллиард доллар байлыкка ия.

Исемлекнең иң башында торучы инвестор Леонид Богуславский һәм Дагыстаннан сенатор Сөләйман Кәримов байлыкларын ике тапкыр арттырган. Богуславский DataDog ширкәте иясе, бу систем клиентларга үзләре куллана торган “болытлы саклагычлар”ның эшен күзәтергә мөмкинлек бирә. Ширкәтнең хиссәләре марттан алып июльгә кадәр өч мәртәбә диярлек кыйммәтләнгән. Богуславский бу ширкәт хиссәләренең 8,2 процентын тота, алар 88 процентка кыйммәтләнгән, шулай итеп, хәзер аның байлыгы 2,8 миллиард доллар тәшкил итә диелә.

Сенатор Сөләйман Кәримов гаиләсе Русиянең алтын чыгаручы иң зур ширкәте - “Полюс”та 78,6 процент өлешкә ия. Кәримовның байлыгы пандемия чорында 86 процентка үсеп, 18,6 миллиард долларга җиткән диелә.

Журнал исәпләп чыгарганча, Русиянең Forbes исемлегенә кергән миллиардерларның барысының байлыгы пандемия башыннан 70,7 миллиард долларга арткан.

Апрельдә чыккан 2020 ел Forbes исемлегендә Альберт Шиһабетдинов ТАИФның тагын бер җитәкчесе Рөстәм Сүлтиев белән исемлекнең 1990нчы урынын алган иде. Аларның байлыклары берешәр миллиард доллар диелде. Моннан тыш, Татарстанның элеккеге президенты Миңтимер Шәймиевның ике улы һәрберсенә 1,1 миллиард доллар белән исемлекнең 1851нче юлында урнашты.

XS
SM
MD
LG