Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТАИФ җитәкчесе итеп Альберт Шиһабетдиновның улы Руслан Шиһабетдинов сайланды


Руслан Шиһабетдинов
Руслан Шиһабетдинов

ТАИФ ширкәтләре төркеме җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов вазифасыннан китте. Ул ширкәтне 20 елдан артык җитәкләгән иде. ТАИФның яңа башлыгы итеп аның улы Руслан Шиһабетдинов сайланды

27 июньдә ТАИФ хиссәләре тотучылар җыелышы булды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Альберт Шиһабетдинов җитәкченең стратегик үсеш киңәшчесе һәм "ТАИФ" идарә итүче ширкәт башлыгы булачак дип хәбәр итә Татарстан басмалары.

Руслан Шиһабетдинов моңа кадәр мөдир урынбасары һәм "Казаньоргсинтез" җитәкчеләр шурасы рәисе иде.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән ТАИФның җитәкчеләр шурасы рәисе итеп янә Рөстәм Сүлтиев сайланды. Ул - ширкәт җитәкчесенең беренче урынбасары.

Альберт Шиһабетдиновның вазифасыннан китүе турында чәршәмбе билгеле булды. Җитәкче вазифасыннан китүгә карамастан, ул ширкәтнең яңа идарә такымын төзудә катнашачагын белдерде. "Мин кемнеңдер ярдәмчесе яки киңәшчесе була алам, ләкин вакыт үзен сиздерә. Икенчесе - ТАИФның яңа такымын булдыруда катнашырга телим", диде Шиһабетдинов.

XS
SM
MD
LG