Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альберт Шиһабетдинов ТАИФ җитәкчелегеннән китәргә җыена


Рөстәм Миңнеханов һәм Альберт Шиһабетдинов
Рөстәм Миңнеханов һәм Альберт Шиһабетдинов

Җитәкче вазифасыннан китүгә карамастан, ул ширкәтнең яңа идарәче такымын төзудә катнашачагы турында белдерә.

ТАИФ ширкәтләр төркеме җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов вазифасыннан китәргә карар иткән. Бу хакта ул "Ведомости"га биргән интервьюда әйтә.

Җитәкче вазифасыннан китүгә карамастан, ул ширкәтнең яңа идарәче такымын төзудә катнашачагы турында белдерә.

"Мин кемнеңдер ярдәмчесе яки киңәшчесе була алам, ләкин вакыт үзен сиздерә. Икенчесе, ТАИФның яңа такымын булдыруда катнашырга телим", дигән Шиһабетдинов.

Ул җитәкчелекнең кайчан алышачагына ачыклык кертми. Шул ук вакытта ширкәт өчен тормоз буласым килми ди. Яңа җитәкче килгәннән соң ТАИФ яхшырак, нәтиҗәлерәк эшләр дип ышана.

Альберт Шиһабетдинов ТАИФны 1990нчы елларда ширкәт төзелгәннән бирле җитәкли. Шушы вакыт эчендә ул Русиядә иң бай эшмәкәрләренең Forbes журналы төзегән йөзлегенә керде. Әлеге вакытта Шиһабетдинов рейтингың 88нче баскычында, аның байлыгы 1,2 миллиард доллар дип исәпләнә.

2009-2014 елларда Альберт Шиһабетдинов Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булды.

XS
SM
MD
LG