Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе өч ел эчендә Мәскәү Татарстанга федераль ярдәмне 11 млрд сумга киметәчәк


Мәскәүдә Русия хөкүмәте йорты
Мәскәүдә Русия хөкүмәте йорты

Узган ел республикага федераль бюджеттан 82 млрд сум ярдәм килгән булган.

Татарстанга федераль бюджеттан күчереләчәк финанс ярдәм кимиячәк. Киләсе өч ел эчендә аның күләме 11 млрд сумга азаячак. Бу хакта 11 октябрьдә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасында республика бюджетына багышланган парламент тыңлауларында хәбәр итте.

Гайзатуллин китергән саннардан күренгәнчә, 2022 елда Татарстанга федераль бюджеттан 48,8 млрд сум күләмендә финанс ярдәм күрсәтү каралган. 2023 елда – 42,6 млрд, 2024 елда – 37,8 млрд сум бүленәчәк.

"Елдан-ел федераль трансфертлар кими, ә безнең чыгымнар арта. Ел саен федераль бюджетка якынча 900 млрд сум күчерәбез. Ни өчен?" дип гаҗәпләнде Татарстан Дәүләт шурасының КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

"Федераль бюджеттан килүче бөтен акчалар да әле билгеләнмәгән. Ул тәгаенләнеп бетәчәк", дип җавап бирде финанс министры Радик Гайзатуллин.

Депутатлар киләсе өч елга Татарстан бюджетын кытлык белән исәпләп кабул итте. 2022 елда – 10,9 млрд сум, 2023 – 12,6 млрд, 2024 елда 13,9 млрд сум күләмендә чыгымнар, керемнәргә караганда, күбрәк булачак. Узган ел пандемия сәбәпле бюджет кытлыгы 23 млрд сумга җиткән иде. Чыгымнарны капларга Мәскәүдән 82 млрд сум ярдәм килгән диелде. Татарстан бюджет кытлыгы кичергәндә, быел федераль бюджетны профицит белән кабул итәчәкләр.

Моннан тыш, федераль кануннар үзгәрү сәбәпле, Татарстан бюджеты 31 млрд сум керемен югалтачак. Республика казнасы 2022 елда 31,77 млрд сум, 2023 елда – 35,10 млрд һәм 2024 елда 36,90 млрд сумга кимиячәк.

"Безнең фракция даими рәвештә бюджетара мөнәсәбәтләрне үзгәртү мәсьәләсен күтәрә. Бу сорау бик кискен тора. Муниципаль җирлекләр дә, төбәкләр дә кытлык кичерә, ә федераль бюджетны профицит белән кабул итәләр. Кешеләр бит җирле һәм төбәк хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Алга таба да федераль хакимиятнең безнең икътисадтан тагын зур акчалар тартып алу сәясәте – бу кешенең канын алуга тиң. Инвестицияләр, эчке төбәк продукты, хәерчелек белән нәрсә булыр соң?" дип чыгыш ясады КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин.

Аның сүзләренчә, Татарстан бюджетында икътисад, торак-коммуналь хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохит, мәдәният өлкәсенә чыгымнар киметелгән. Шәһәр һәм авылларга бүленеп бирелүче дотацияләрне чагыштырып карасаң, авыл кешесенә 5 тапкырга азрак дотация бирелә, дип белдерде ул.

2022 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетының кереме 294,8 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Чыгымнар 305,7 млрд сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгы 10,9 млрд сумга җитәчәк.

2020 елда Татарстанда җыелган керемнең 71 проценты Мәскәүгә киткән. Татарстан җирлегендә 879,2 млрд сум күләмендә бюджет керемнәре, таможня һәм пошлина җыемнары тупланган. Узган парламент җыенында республика Мәскәүдән 10 млрд сум күләмендә өстәмә бюджет кредиты алырга җыенуын белдерде. Моңа кадәр Татарстанның дәүләт бурычы 98 млрд сумга җиткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG