Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәүдән яңадан бюджет кредиты алырга җыена


Моңа кадәр Татарстанның дәүләт бурычы 98 млрд сумга җиткән иде.

Татарстан федераль үзәктән 10 млрд сум күләмендә өстәмә бюджет кредиты алырга җыена. Бу хакта 23 сентябрьдә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында белдерде. 14 июльдә Русия хөкүмәте инфарструктура үсеше өчен бюджет кредитлары бирү турында карар кабул иткән иде.

"Татарстан өчен әлеге бюджет кредитының лимиты 10,4 млрд сум күләмендә билгеләнде. Бу ташламалы кредит санала. Ләкин аның проценты моңа кадәр алынганнарына караганда күбрәк. Безгә 8,6 млрд сум күләмендә кредит 0,1 процент белән бирелгән иде. Яңа кредит 3 процент белән 15 елга бирелә. Хәзер документларны әзерләү бара", диде ул.

Гайзатуллин сүзләренчә, узган елның декабрендә Татарстанда 2 млрд сум бюджет кредиты алган. Ул аны быел июль аена кадәр капларга тиеш булган. Ләкин республика әлеге кредитны кичектереп түләүне сорап, Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән. Бүген реструктуризациягә Дәүләт шурасы депутатлары үз ризалыгын бирде.

Шул ук вакытта Татарстанның дәүләт бурычы 98 млрд сумга җиткән. Шуларның 86,4 млрд өлеше федераль кредит. Бу Русия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Русиядә салым сәясәте кырысланып тора. Федераль кануннар үзгәрү сәбәпле, Татарстан бюджеты киләсе елда 31 млрд сум керемен югалтачак дип фаразлана.

Узган ел азагында Мәскәү Татарстанга күбрәк кредитлар алырга өндәде.

2020 елда Татарстанда җыелган керемнең 71 проценты Мәскәүгә киткән. Татарстан җирлегендә 879,2 млрд сум күләмендә бюджет керемнәре, таможня һәм пошлина җыемнары тупланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG