Accessibility links

Кайнар хәбәр

Силуанов Татарстанны кредитлар алырга өндәде


Антон Силуанов
Антон Силуанов

Шул ук вакытта республиканың дәүләт бурычы 4,3 млрд сумга артып, 98 млрдка җиткән.

Русия финанс министры Антон Силуанов Татарстанга федераль бюджет һәм казначылык кредитларын алу мөмкинлеген кулланырга өндәде. Бу хакта ул бүген Татарстан хөкүмәтендә узган бюджет киңәшмәсендә белдерде.

"Әгәр соңгы елларда бурычларны азайтырга тырышсак, хәзер акча алып торырга мөмкин дип әйтәбез. Бу керем җыю белән проблем булуга бәйле. Без бюджет кредитларын түләүне кичектердек. Әлеге акча икътисад өчен тотылырга тиеш. Әгәр бу өстәмә салымнар җыюга китерсә, ул шул күләмдә кредитны каплаячак. Без төбәкләр өчен кыйммәтле коммерцияле кредитлардан куллану мөмкинлеген киметтек. Хәзер бюджет, казначылык кредитларының күләмен һәм түләү вакытын арттырдык. Бу бушлай диярлек, процент ставкасы 0,1 процент", диде Силуанов.

Шул ук вакытта Татарстанның дәүләт бурычы арта бара. Финанс министры Радик Гайзатуллин китергән саннардан күренгәнчә, быел республиканың бурычы 4,3 млрдка артып, 98 млрд сумга җиткән. Шуларның 86,4 млрд өлеше федераль кредит.

Татарстанда җыелган салымнарның 75 проценты Мәскәүгә күчеп бара. Узган ел республикада 838 млрд сум керемнең 550 млрды федераль үзәккә җибәрелгән. Быел Татарстан казнасында 248 млрд сум акча калачагы әйтелде. 424 млрд сум Мәскәүгә җибәреләчәк.

Пандемия сәбәпле быел Татарстан бюджеты 48 млрд сумга азрак салым җыйган. Икътисад үсеше 4 процентка кимегән. Ел ахырына кадәр эшсезләр саны 45 мең кешегә җиткән.

XS
SM
MD
LG