Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан социаль-икътисади үсеш алган төбәкләр исемлеге ахырына калган


Татарстанда Бөрбаш авылы
Татарстанда Бөрбаш авылы

Халыкның тормыш дәрәҗәсе ягыннан Татарстан 25 төбәк арасында 23нче урынны били. Башкортстан 22нче урында.

Русиядә халыкның тормыш дәрәҗәсе иң югары төбәкләр – Мәскәү шәһәре, Төмән һәм Ленинград өлкәләре. Рейтингны сивил җәмгыять үсеше фонды төзегән.

Беренче унлыкта - Ямал-Ненец автоном бүлгесе, Мәскәү өлкәсе, Петербур, Магадан, Иркутски, Калуга өлкәләре һәм Ханты-Манси автоном бүлгесе.

Икенче унлыкка Краснояр крае, Чукотка, Мурмански, Владимир, Тула, Чиләбе, Воронеж өлкәләре, Камчатка һәм Хабаровски крае, Свердловски өлкәсе кергән.
Лидер төбәкләр исемлеге ахырында – Белгород өлкәсе, Башкортстан, Татарстан, Сахалин һәм Рязань өлкәләре.

Хезмәт хаклары ягыннан 2020 елда Магадан өлкәсе алга чыккан. Аннары Ямал-Ненец автоном бүлгесе, Сахалин өлкәсе, Чукотка, Мәскәү килә.

Төбәкләрне тугыз сыйфат аша бәяләгәннәр, шулар арасында уртача хезмәт хакы, кулланучы кәрҗине бәясе, сәнәгать җитештерүе индексы, федераль үзәк алдында бурычларның төбәк бюджеты керемнәренә нисбәте күрсәткечләре дә бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG