Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстанда җыелган салымның 70 проценты Мәскәүгә киткән


Шул ук вакытта Русия Татарстанга федераль бюджеттан акча бүлүне киметкән.

2021 елда Татарстанда җыелган салымның 70 проценты федераль бюджетка киткән. Бу хакта бүген федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

— Быел Татарстан казнасы 1 трлн 100 млрд сумга җитәр дип бәялибез. Бу пандемиягә кадәрге чордан да күбрәк. Иң күп акча кертүчеләр булып нефть, химия тармагы санала. Федераль бюджетка күчерелгән салым өлеше 70 процент тәшкил итте. Димәк, Татарстанның берләштерелгән бюджетына 30 процент калачак, - диде ул.

2021 елның 11 аена Татарстанда 996 млрд сум түләүләр, салымнар җыелган. Республика Идел буе федераль бүлгесендә зур аерма белән беренче булып бара. Башкортстанда 317 млрд сум гына җыелган, алар салым җыюда бу федераль бүлгедә алтынчы урында.

Татарстанның үзе эшләп тапкан акчасының күпчелек өлеше Мәскәүгә китеп барса да, федераль үзәк быел республикага федераль бюджеттан акча бүлүне киметкән. Бу хакта Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышында әйтелде. Ул китергән саннардан күренгәнчә, узган ел Татарстан Мәскәүдән 81,9 млрд сум трансфертлар алган булса, быел 75,6 млрд сум күләмендә булыр дип көтелә. Быел Татарстан бюджетының керем өлеше 333 млрд сум тәшкил итәр дип фаразлады Гайзатуллин.

Татарстанда җыелган салымнарның артуын икътисадый үсеш башлануы белән бәйләп аңлаттылар. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел республиканың эчке төбәк продукты 103,8 процент үсеш күрсәтеп, 3,2 трлн сум тәшкил итәчәк.

2022 елга Татарстан бюджеты киеренке шартларда кабул ителде. Башта бюджет кытлыгы 10,9 млрд сум булыр дип көтелгән иде, соңрак аның күләме 24 млрд сумга җитте.

Сентябрь башында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин федераль кануннар үзгәрү сәбәпле, республика бюджеты 31 млрд сум керемен югалтырга мөмкин дип кисәткән иде . Иң күп югалтулар файдалы казылмалар табу салымына (НДПИ) ташламалар бетерү белән бәйле. Моның аркасында республика 25 млрд сум кеременнән колак кагачак.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич Татарстанның бюджеты Мәскәү сәясәтенә бәйле дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG