Accessibility links

Кайнар хәбәр

3 марттан Татарстанда "Соллерс Форд" үз эшен туктата 


Ширкәт үз эшчәнлеген Алабугада 2012 елда башлаган иде. 

3 марттан "Алабуга" махсус икътиад зонасында эшләүче "Соллерс Форд" үз эшен туктата. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге карар Ford Motor Company ширкәтенең Русиядә үз эшчәнлеген туктату белән бәйле.

"Соллерс Форд" җитәкчелеге эш тукталган вакытта хезмәткәрләр алдында канунда каралган социаль бурычларны үтиячәк. Ford Motor Company тарафыннан тиешле карар кабул ителгән очракта, оешма тиз арада эшен торгызачак диелә мөрәҗәгатьтә.

"Соллерс Форд" ширкәте Ford Motor Company концернының һәм Русиядә теркәлгән "Соллерс" җәмгыятенең уртак оешмасы булып тора. Ширкәт "Алабуга" махсус икътисад зонасында 2012 елда бирле эшли. Анда Ford Transit машиналарын ясалды.

Быелның гыйнвар аенда "Соллерс Форд" ширкәте ясаган Ford Transit машиналарын сату 11 процентка арткан булган. Февраль ае башында завод җитештерүне арттырыр өчен өстәмә 100дән артык хезмәт алачагын белдергән иде.

Украинада сугыш башланганнан соң, Ford Motor Company президенты Джим Фарли Русиядә Форд үз эшчәнлеген туктатачак дип белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG