Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан өч айда җыйган салымның 71 процентын Мәскәүгә җибәргән


Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Татарстанда җыелган салымнар 1,5 тапкырга арткан. Март, апрель айларында керемнәр кими башлаган.

Татарстанда җыелган салымнарның 29 проценты гына республикада калган. Бу хакта 24 апрельдә федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"2022 елның беренче кварталында федераль бюджетка күчерелгән салымнар өлеше 71 процентка җитте. Республиканың берләштерелгән бюджетына барлык түләүләр 29 процент тәшкил итте", диде ул.

Быелның беренче өч аенда барлыгы 317 млрд сум салым җыелган. Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга күбрәк. Әлеге акчаның 225 млрд сумы Мәскәүгә киткән, республика карамагында 91 млрд сум калган.

Татарстанда керемнәрнең артуы нефть чыгаруга бәйле дип аңлатылды. Беренче өч айда аннан кергән салым 196 млрд сумга җиткән. Бу 2020 елның әлеге чорына караганда 1,9 тапкырга күбрәк.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, республика керемнәре март аенда акрыная башлаган. Апрель аеннан башлап салымнар кимергә мөмкин дип фаразлый. Министрлыклар белән бер төркем оешмалар очрашулар үткәргән.

"Керемнәр якынча 21 млрд сумга кимүе фаразлана. Табышка салым туплануга санкцияләрнең йогынтысын бәяләү максатында әлеге эш алга таба дәвам итәчәк", диде ул.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов салым бурычлары артуын хәбәр итте. Беренче өч айда бурычлар 10,4 млрд сумга җиткән. Бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк.

2021 елда Татарстанда җыелган салымның 70 проценты Мәскәүгә киткән. Республика казнасының төп өлешен һаман да нефть һәм нефть химиясе алып тора. Узган ел бюджетның кереме 50 процентка шушы тармакка бәйле булган.

Моңа кадәр галим Әхмәт Мазһаров Татарстанда санкцияләрнең йогынтысы көзгә-кышка таба үзен сиздертәчәк, икътисадны 100 процент җимерә башлаячак дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG