Accessibility links

Кайнар хәбәр

Май аенда Русиядә авыр йөк машиналарын сату 47 процентка кимегән


"КамАЗ" баш мөдире Сергей Когогин моны премиум-сегмент сатулары кимү белән бәйләп аңлата. Mercedes-Benz Actros кабиналары белән чыгарылучы К5 моделе премиум сегмент санала. Санкцияләр сәбәпле К4-К5 кебек заманча модельләрне җитештерүне киметкәннәр иде.

Май аенда Русиядә авыр йөк машиналарын сату 47 процентка кимегән. Бу хакта Петербурдагы халыкара икътисади форумда "КамАЗ" баш мөдире Сергей Когогин белдерде, дип яза "Ведомости".

Ул моны премиум-сегмент сатулары кимү белән бәйләп аңлата, барлык сатылган йөк машиналарының яртысына якыны премиум-сегментка туры килгән. 2022 ел нәтиҗәләренә күрә илдә авыр йөк машиналарын сату 30-40 процентка кимиячәк, дип саный Когогин.

К4-К5 кебек заманча модельләрне җитештерүне киметеп, гадиерәк булган К3 йөк машиналарын җитештерүне арттыру аркасында "КамАЗ"ның кереме кимиячәк, дип фаразлый ул. К3 — 1976 елда чыга башлаган беренче машиналарның 27 ел элек бераз модернизацияләнгән версиясе санала.

Шул ук вакытта Когогин сүзләренчә, завод 3-5 мең заманча йөк машинасы җитештереп чыгарырга ниятли.

"КамАЗ"ның К5 йөк машиналарын чыгаруны торгызачагын бу атнада "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов хәбәр иткән иде. Дөрес, аларда Көнбатышта җитештерелгән компонентлар булмаячак.

Мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов компонентлар җитмәү сәбәпле, КамАЗ җитештерүне 40 процентка киметергә мөмкин, дип белдерде.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач, "КАМАЗ" санкцияләргә эләкте. КамАЗ йөк машиналарының моторлары Cummins (АКШ), тизлек күчергече ZF (Германия), ягулык тәэминаты җиһазы Bosch (Германия) ширкәтенеке иде.

Русиягә карата кырыс чикләүләр кертелгәнчегә кадәр КамАЗ ширкәте нәкъ менә К5 моделен җитештерүгә игътибарны арттырырга җыенган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG