Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш аркасында Чаллыда 15 мең кеше эшсез кала


Владимир Путин КамАЗның 40 еллык бәйрәмендә
Владимир Путин КамАЗның 40 еллык бәйрәмендә

Бу турыда бүген Владимир Путин белән киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Компонентлар җитмәү сәбәпле, КамАЗ җитештерүне 40 процентка киметергә мөмкин. Бүген Русия президенты Владимир Путин катнашында Русия төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм турында киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Миңнеханов әйтүенчә, компонентлар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгәнчегә кадәр 15 меңләп хезмәткәр эшләми торачак.

КамАЗ йөк машиналарының моторлары Cummins (АКШ), тизлек күчергече ZF (Германия), ягулык тәэминаты җиһазы Bosch (Германия) ширкәтенеке.

КамАЗның модельләре өч төрле — К3, К4 һәм К5. Алар кабиналары белән аерыла. К3 моделе иске төр кабина белән чыгарыла. Ул 1995 елда булдырылган иде. К4 заманчарак Mercedes-Benz Axor кабиналары белән чыгарыла. Mercedes-Benz Actros кабиналары белән чыгарылучы К5 моделе премиум сегмент санала. Путинның Украинага каршы сугышы сәбәпле Русиягә карата кырыс чикләүләр кертелгәнчегә кадәр КамАЗ ширкәте нәкъ менә К5 моделен җитештерүгә игътибарны арттырырга җыенган иде. КамАЗ белән Daimler шушы модель өчен 2019 елда Чаллыда Actros кабиналары җитештерү заводы ачты.

Шундый ук сәбәпләр аркасында бүген АвтоВАЗ да апрель аенда эшчеләрен 20 көнлек мәҗбүри ялга җибәрүен белдерде.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
  • Рөстәм Миңнеханов Путинның сугыш башлау карарын хуплап чыкты чыкты. "Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез", диде Миңнеханов.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG