Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗда атнага өч көн эшли башлыйлар


КамАЗ заводында. Архив фотосы
КамАЗ заводында. Архив фотосы

Җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр, шулай ук компонентларга кытлык булган сәнәгать бүлгеләренең эшчеләре кыскартылган график нигезендә эшли башлады дип искәртелә.

КамАЗда атнада өч көн эшләү тәртибе керткәннәр. Бу хакта оешманың "Вести КАМАЗ" газеты хәбәр итә.

Җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр, шулай ук компонентларга кытлык булган сәнәгать бүлгеләренең эшчеләре кыскартылган график нигезендә эшли башлады дип искәртелә. Күпчелек хезмәткәрләр өчен график гадәттәгечә калган.

Шул ук вакытта, Европа санкцияләре йогынтысы аркасында һәм автокомпонентлар кайтартуга чикләүләр кертелү сәбәпле эш күләме кимегән хезмәткәрләр өчен оешмада вакытлыча мәшгульлек оештырылган. Оешманың хезмәт мөнәсәбәтләре департаменты мөдире Сергей Романюк сүзләренчә, камазчылар арасында 5,5 мең кешегә вакытлыча эшләр бирелгән, бу чара - оешмага эшчеләренең хезмәт хакын киметмәскә һәм хезмәт коллективын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дигән ул.

КамАЗны детальләр белән тәэмин итүче Көнбатыш ширкәтләре, Русиянең Украинага һөҗүменә протест йөзеннән, КамАЗ белән хезмәттәшлекне туктатты.

"Прайм" икътисади мәгълүмат агентлыгы язуынча, апрель аенда КамАЗ җитештерүен узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 15 процентка киметкән.

Март уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга компонентлар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгәнчегә кадәр КамАЗда 15 меңләп хезмәткәр эшләми торачагын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG