Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасында Татарстанның Мәскәүгә юллаган салым процентлары бәхәс тудырды


Татарстан парламенты бинасы
Татарстан парламенты бинасы

Узган ел республика үз салымнарының 75 процентын федераль үзәккә юлласа, быел 64 процентын гына җибәргән. Бу саннар депутатларда шик тудырды.

Быелның сигез аена Татарстанда җыелган салымнарның 64 проценты Мәскәүгә киткән. Бу хакта 23 сентябрьдә республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Әлеге саннар депутатларда сорау тудырды. Аларда процентларның киметелеп күрсәтелүенә шик туды.

КПРФ депутаты Александр Комиссаров Татарстаннан федераль бюджетка күчерелүче салымнар күләме үзгәрдеме дип сорады.

"Пропорцияләргә килгәндә узган елгы күрсәткечләр саклана", дип җавап бирде Гайзатуллин.

Бу җаваптан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин канәгать калмады. Ул Татарстанда җыелган салымнарның күпме проценты федераль үзәккә китүен төпченде.

"Соңгы сигез айда Татарстанда җыелган салымнарның 36 проценты бездә кала, калган 64 проценты Русиягә китә," дип саннарга ачыклык кертте финанс министры.

"Матбугат чараларында Татарстан җибәргән салым процентлары 73 процентка җитүе кайдан чыкты? Әгәр дә 73,2 процент җибәрелә икән, бу бик киеренке хәл дигән сүз", диде Мөхәммәтшин.

"Анда салым булмаган керемнәр дә бар" дип урыннан кычкырды депутат Марат Галиев. Бу Гайзатуллинның Мәскәүгә юлланган башка төр керемнәрне исәпкә алынмавына ишарә булды.

Финанс министры узган елгы пропорцияләр саклана дип белдерсә дә, 2021 елда Татарстанда җыелган салым һәм башка төр керемнәрнең 75 проценты Мәскәүгә юлланганы әйтелгән иде. Ул вакытта финанс министры Радик Гайзатуллин федераль үзәк республиканың керемен күбрәк ала башлавын белдерде. Моны ул нефтькә булган салым ташламалары бетерелү белән аңлатты.

Бүгенге утырышта Гайзатуллин быел Мәскәүдән күчерелгән ярдәм кимүен әйтте. 2021 ел белән чагыштырганда, федераль бюджеттан Татарстанга күчерелгән акча 3,5 млрд сум күләмендә азайган. Моны ул коронавируска каршы көрәш өчен акча киметүләре белән аңлатты.

Татарстан депутатлары быелгы бюджетка үзгәрешләр кертте. Ел ахырына керемнәр 50,1 млрд сумга, чыгымнар – 22,5 млрд сумга артыр дип көтелә. Бюджет кытлыгы 37,1 млрд сумнан 9,5 млрд сумга кимегән.

Бүгенгә кадәр Татарстан бюджеты нефть тармагына бәйле булып кала. Гайзатуллин керемнәрнең артуын нефть табу һәм нефть химиясе тармагында салымнар үсүе белән бәйле дип аңлатты. Бу тармакның бюджеттагы өлеше 46 процентны тәшкил итә.

24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясый. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, салым бурычы 3,5 млрд сумга артып, 12,5 млрд сумга җиткән. Әйтик, быелның ярты елында гына да ул 23 процентка арткан иде. Ул вакытта оешмалар табыш салымын 10 млрд сумга киметте дип әйтелде.

2023 елда Татарстан бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтыр дип көтелә. Рәсмиләр сүзләренчә, бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG