Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярты ел эчендә Татарстан бюджетына салым бурычы 23 процентка арткан


Оешмалар да табыш салымын 10 млрд сумга киметкән.

Быелның ярты елында Татарстан оешмаларының салым бурычы 10,7 млрд сумнан артып киткән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 23 процентка күбрәк. Бүген, 26 июльдә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджыты үтәлешенең ярты еллыгына багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

Миңнеханов сүзләренчә, иң күп бурычлар төзелеш, сәнәгать, сәүдә, транспорт, юл хуҗалыгы өлкәсенә караган оешмаларда күзәтелгән.

"Элек бездә бурычлар 8,5 млрд сум дәрәҗәсендә тора иде. Ә хәзер алар унга таба "очты", диде ул.

Моннан тыш, Татарстан бюджетына оешмалардан салым түләү кими башлаган. Федераль салым хезмәте мәгълүматларына ярашлы, икенче кварталда нефть продуктларын җитештерүдән кергән салымнар 32 тапкырга кимегән, автотранспорт чараларын җитештерүдән салымнар 44,8 процентка азайган. Татарстан бюджетына 560 ширкәт табыш салымын түләүне 10 млрд сумга киметкән. Миңнеханов сүзләренчә, өченче кварталда түләүләр тагын да азаерга мөмкин. Аерым алганда, 2022 елның яртыеллыгында кече нефть ширкәтләре салымны 924 млн сумга, "Мерседес-Бенц Тракс Восток" ширкәте 818 млн сумга, "Банк Татарстан" – 757, Казан вертолет заводы – 445, Зәй шикәр заводы 310 млн сум түләүне киметкән.

"Хәзерге сәяси вазгыятьтә безнең оешмалар санкция басымында яши. Барлык икътисадны үзгәртеп кору бара", диде Миңнеханов.

2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 634,6 млрд сум салым җыелган. Бу узган елга караганда 24 процентка күбрәк. Казнаның артуы нефтьтән кергән керемнәр хисабына башкарылган. Салымнарның 416,6 млрды федераль бюджетка юлланган, 218 млрды – республикада калган. Федераль салым хезмәте мәгълүматларына ярашлы, Татарстанда җыелган керемнәрнең 66 проценты Мәскәүгә киткән.

24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясады. Дәүләт шурасының узган утырышында депутатлар республика бюджетының кытлыгын тагын да арттыручы үзгәрешләре кертте, бюджет кытлыгы моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә, 37,1 млрд сумга җитте.

Узган атнада Татарстан премьер-министры Алексей Песошин чикләүләр аркасында республика икътисадының 30 процентына куркыныч яный дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG