Accessibility links

Татарстанда мобилизациядән соң психиатрларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан


Мобилизациягә эләгүчене озату
Мобилизациягә эләгүчене озату

Кешеләр табиблардан үзләренең киләчәге, кереме, сугышка алыначагы турында борчу белдерә башлаган.

Владимир Путин мобилизация игълан иткәннән соң Татарстанда психиатрларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Бу хакта 4 октябрьдә Бехтерев исемендәге республика клиник психик хастаханәсе табиб-психиатры Раил Гарипов матбугат очрашуында белдерде.

"Мобилизация игълан ителгәннән соң мин мөрәҗәгать итүчеләр артуын теркәдем. Пациентлар соңгы вакыйгаларга бәйле үзләрен начар хис итә башлавын әйтә. Алар үзләренең киләчәге, кереме, социаль-икътисадый торышы өчен борчыла. Шулай ук мобилизациягә алынган яисә алыначак якыннары, туганнары өчен курка. Алар төрле каналлар, яңалыклар, фейклар карый башлый һәм шуңа ышанырга тотына. Шул рәвешле үзләрендә борчу хисен үстерә", дип белдерде ул.

Психиатр Telegram каналлардан чыгарга, "махсус операция"гә бәйле хәбәрләрне укымаска киңәш итте.

Соңгы 9 айда Татарстанда суицид кылучылар саны арткан. Бу вакыт эчендә 921 кеше, шул исәптән 72 бала үз-үзенә кул салган. 2021 елда суицид очраклары 935 булган. Табиб-психиатр Раил Гарипов сүзләренчә, ел азагында, узган елга караганда, аларның саны артачак.

21 сентябрьдә Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. Резервтагы 300 мең хәрбине Украинадагы сугышка җибәрәчәкләре әйтелде. Шул ук вакытта мобилизация фәрманының яшерен пунктында сүз миллионлап кешене озату турында бара дип тә хәбәр иттеләр.

Русиядә мобилизациядән соң халыкның шомлану дәрәҗәсе кисәк арткан. "Иҗтимагый фикер" фонды сораштыруларының нәтиҗәсеннән күренгәнчә, 25 сентябрьдә туганнарыгыз һәм танышларыгызның кәефе нинди дигән сорауга респондентларның 69 проценты "шомлы" дип җавап биргән. Бер атна элек мондый җавапны бирүчеләр 35 процент булган.

Азатлык белән сөйләшкән психолог Солтания Гатауллина сүзләренчә, мобилизация җәмгыятьнең барлык өлешенә үтеп керде һәм ул агрессия рәвешендә чагыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG