Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иҗтимагый фикер" фонды: русияләрнең шомлану дәрәҗәсе бер атнада ике тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшеренүдән күренгәнчә, 25 сентябрьдә туганнарыгыз һәм танышларыгызның кәефе нинди дигән сорауга респондентларның 69 проценты "шомлы" дип җавап биргән. Бер атна элек, 18 сентябрьдә мондый җавапны бирүчеләр 35 процент булган.

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, русияләрнең шомлану дәрәҗәсе кисәк арткан. Бу хакта "Иҗтимагый фикер" фонды сораштыруларының нәтиҗәсеннән күренә. Тикшеренүләргә төп заказ бирүче – Русия президенты хакимияте.

Тикшеренүдән күренгәнчә, 25 сентябрьдә туганнарыгыз һәм танышларыгызның кәефе нинди дигән сорауга респондентларның 69 проценты "шомлы" дип җавап биргән. Бер атна элек, 18 сентябрьдә мондый җавапны бирүчеләр 35 процент булган.

Сораштыруда катнашучыларның 26 проценты үзен тыныч хис итә, бер атна исә андыйлар 57 процент булган.

Шул ук вакытта сораштырылганнарның 64 проценты соңгы бер айда Русия хакимиятләренең гамәлләре канәгатьсезлек уятты, ачу китерде дип белдергән. Респондентларның 29 проценты исә киресенчә җавап биргән.

Русияләрнең 75 проценты Владимир Путинның президент вазифасында эшчәнлеген уңай бәяләгән. Соңгы бер атнада бу күрсәткеч биш процент пунктына кимегән.

Атнаның төп вакыйгалары дип русияләр өлешчә мобилизацияне (47 процент), "махсус хәрби операция"не (27 процент) һәм Русиягә кушылу турындагы референдумнарны (биш процент) атаган.

21 сентябрьдә Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. Резервтагы 300 мең хәрбине Украинадагы сугышка җибәрәчәкләре әйтелде. Шул ук вакытта мобилизация фәрманының яшерен пунктында сүз миллионлап кешене озату турында бара дип тә хәбәр иттеләр.

Азатлык белән сөйләшкән психолог Солтания Гатауллина сүзләренчә, мобилизация җәмгыятьнең барлык өлешенә үтеп керде һәм ул агрессия рәвешендә чагыла.

"Бу кинәт кенә булып чыккан хәл. Кемдер курку халәтендә, кемдер агрессиядә, ата-аналар балаларыбызны алмасыннар иде, иремне чакырмасалар иде дигән борчу-хәсрәттә яна. Җәмгыятьтә хәвефле мохит хөкем сөрә. Без тыныч тормышка өйрәнгән. Транспортта барганда да агрессия күзәтелә. Кеше үзенә урын тапмый, күпләрдә депрессия, паник һөҗүмнәр башланды. Кешеләр бүгенге көн белән түгел, алдагы көннәр өчен курку халәтендә яши", диде ул.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG