Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре уздырмауга каршы чыккан


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

“Махсус хәрби операция”не хуплыйбыз, зур көч куябыз, әмма тормыш дәвам итә”, дигән Миңнеханов. Шул ук вакытта ул хәзер кешеләрне берләштерерлек чаралар уздырырга, аларга Украинага каршы сугышкан кешеләрне чакырырга кирәк, бу балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбиялиячәк, дип тә белдергән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов илдә "өлешчә мобилизация" барган шартларда республикада Яңа ел чаралары уздырмауга каршы чыккан. Бу хакта ул Татарстан хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйткән, дип яза "Коммерсантъ".

"Яңа ел – беренче чиратта балаларыбыз өчен бәйрәм, нишләп без аларны сөенечтән мәхрүм итәргә тиеш ди? "Махсус хәрби операция"не хуплыйбыз, зур көч куябыз, әмма тормыш дәвам итә", дигән Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул хәзер кешеләрне берләштерерлек чаралар уздырырга кирәк дигән. Аларга Украинага каршы сугышкан кешеләрне чакыру мөһим, чөнки бу балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләчәк, дип саный Татарстан президенты.

Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан баш тарта башлады. Әйтик күршедәге Чуашстанда Яңа ел бәйрәмнәрен уздырмаячаклары, моңа тотыласы акчаларны мобилизацияләнгәннәргә тапшырачаклары хәбәр ителде. Элегрәк Чуашстан хакимиятләре мобилизацияләнгәннәрнең экипировкасына акча җитми дип зарланган иде.

Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев та шундый ук карар кабул итүен җиткерде. Күмәк йөрешләр, фейерверклар, концертлар булмаячак диде.

Әмма Кремльдә төбәкләрнең Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартуын хупламадылар.

  • 21 сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG