Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вёрстка: Мобилизация игълан ителгәч, Русиядә укытучылар җитми башлаган, алар йә фронтка йә илдән китә


Русиядә белем көне. Архив фотосы
Русиядә белем көне. Архив фотосы

Кайбер мәктәпләрдән укытучыларның 80 проценты китүе әйтелә. Шәхси мәктәпләр ябылу чигендә, бу вазгыятьне коткару өчен ата-аналар һәм укучылар сугышка укытучыларны алмауны сорап хакимият оешмаларына күмәк мөрәҗәгатьләр яза диелә.

Русиядә ирләрне фронтка чакырулары һәм хакимиятләрнең мәктәп укытучыларын мобилизациядән азат итмәве белем бирү процессына зыян сала. Бу хакта "Вёрстка" яза.

Хәрби чакыру кәгазеннән качып, кешеләр яшеренә (элемтәгә чыкмый башлый) яки чит илгә күчә, җитмәсә ир-ат укытучылар да, хатын-кызлар да, дип хәбәр итә басма. Кайбер мәктәпләрдән укытучыларның 80 проценты китүе әйтелә. Хосусый мәктәпләр ябылу чигендә, бу вазгыятьне коткару өчен ата-аналар һәм укучылар сугышка укытучыларны алмауны сорап хакимият оешмаларына күмәк мөрәҗәгатьләр яза диелә.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, хәрби чакыру кәгазьләрен укытучыларга мәктәптә үк тапшырулары турында да хәбәрләр чыкты. Әйтик "Вёрстка" Камчаткадагы Козыревски бистәсендә тарих укытучысына "повестка"ны бөтен сыйныф каршында бирүләрен телгә ала.

Шул ук вакытта басма атказанган укытучыларны да сугышка алуларын искәртә. Сентябрьдә Уфа укытучысы Мирас Ишдәүләтов Русиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесендә алдынгы урынны алган. 27 сентябрьдә иргә "Башкортстан республикасының атказанган укытучысы" исемен биргәннәр. Тик бер көннән ирне мобилизацияләгәннәр. Аның түләнмәгән кредитлары һәм йөкле хатыны калган.

Хатыны Ирина Ишдәүләтова хәрби чакыру кәгазе килгәч, моны хата дип уйлауларын, иренең хәрби тәҗрибәсе булмавын сөйли. "Әмма аны алып киттеләр. Беркем булышмады", дигән ул басмага. Ирина Ишдәүләтова ирен сугышка алмауларын сорап Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка да мөрәҗәгать иткән иде.

Ирина әйтүенчә, ирен ихтыяри дип язганнар, хәрби комиссариат аны сугышка үз теләге белән китә ди.

"Учитель" һөнәри берләшмәсе башлыгы Юрий Варламов әйтүенчә, кайбер мәктәпләрдә вазгыять бик катлаулы – укытыр кеше калмаган.

"Күпчелек мәктәпләрдә атнасына 100-120 сәгать бушады, алыштырырлык кешеләр юк. Җәдвәлдән кайбер фәннәр юкка чыга хәтта. Нәрсә буласы билгеле түгел. Ләкин моның яхшыга булмаячагы хәзердән аңлашыла", дигән Варламов басмага.

"Учитель" һөнәри берләшмәсе укытучыларны мобилизацияләүне кичектерүне сорап президентка һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән диелә.

Август башында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләр яңа уку елына әзер һәм "бөтен эш игъланнары бетте диярлек" дип белдергән иде. Әмма Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) мәгълүматынча, илдә укытучыларга кытлык өч процентны тәшкил итә. Ә узган елгы тикшеренүендә академия Русия мәктәпләренә 250 мең укытучы җитмәвен белдергән иде.

Русия думасында да укытучыларга "бронь" бирүне сораганнар иде, әмма саклану министрлыгы моңа каршы.

  • 24 февральдә Русия гаскәре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.
  • 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде һәм шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эшеннән сагая. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан курка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG