Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе төбәкләрендә мигрантлар бары Татарстанда гына арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикага килүчеләрнең төп өлешен Русия төбәкләре кешеләре тәшкил иткән.

2022 елның ярты елында Татарстанда мигрантлар саны 3 778 кешегә арткан. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк. Читтән килүчеләр саны арту ягыннан республика Идел буе федераль бүлгесендә бердән-бер төбәк булган. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

Росстат саннарына караганда, ярты ел эчендә Татарстанга 42 меңнән артык кеше килгән һәм 38,5 мең кеше республикадан киткән. Мигрантларның 61 процентын (2 315 кеше) Русия төбәкләреннән килүчеләр тәшкил иткән. Узган елның ярты елында Татарстанга чит төбәкләрдән килгән кешеләр 46 процент булган.

Татарстанга чит илдән килүче мигрантларның саны 1 463 кеше, яки 38 процент булган. Аларның 1 376 – БДБ илләре вәкилләре, 87 – башка дәүләттән килүчеләр.

Моннан тыш, Татарстан үз икътисадына чит ил мигрантларын җәлеп итү ягыннан Русиядә әйдәп баручы төбәкләр арасына кергән. Русиядә теркәлгән мигрантларның 1,7 проценты республикада эшли. Хезмәт итүче мигрантларның күпчелек өлеше Мәскәү (26 процент), Мәскәү өлкәсе (14 процент), Петербур (11 процент) шәһәрендә яши.

Идел буе федераль бүлгесенең калган 13 төбәгендә мигрантлар 23,5 меңгә кимегән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, читтән килүчеләр ташкыны дүрт тапкырга азайган. Иң күп кимү Сарытау өлкәсендә (- 5113 кеше), Түбән Новгород өлкәсе (- 3 723), Пермь крае (- 3 005) күзәтелгән. Башкортстанда мигрантлар саны 2 209 кешегә азайган.

Ярты елда Русиядә мигрантлар упкыны 96 мең кешедән артып киткән. Илдән 1 млн 973 мең кеше киткән, 1 млн 876 мең кеше килгән. Узган елның ярты елында Русиягә килүчеләр саны 114 мең кешегә күбрәк булган.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, шулай ук Visa, MasterCard кебек түләү системнары Русия картларына хезмәт күрсәтүне туктатты, PayPal, American Express, Western Union кебекләре исә Русиягә һәм Русиядән акча күчерми башлады.

Русиягә Үзбәкстаннан җибәрелгән эшче мигрантларның саны 5,6 тапкырга кимеде.

Русия хакимиятләре илдә эшче мигрантларның җитешмәве турында моңа кадәр берничә мәртәбә әйткән иде. Русия хөкүмәтенең вице-премьеры Марат Хөснуллин, якын ике елда илдә барган төзелешләргә генә дә биш миллион эшче мигрантны җәлеп итәргә кирәк булачак дип белдерде. Әлеге проблем пандемия һәм чикләрнең ябылуы фонында көчәйде.

Татарстанда мигрантлар саны артса да, демографик упкын саклана. Ярты елда республикада үлүчеләр туучыларга караганда 5 658 очракка күбрәк булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG