Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстаннан Русиягә эшләргә җибәрелгән мигрантларның саны 5,6 тапкырга кимегән


Үзбәкстанның эшче мигрантлары
Үзбәкстанның эшче мигрантлары

Узган елның беренче яртыеллыгында Русиягә Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы аша 22092 эшче җибәрелгән булган, быел исә 3906 кеше генә, диелә.

Русиягә Үзбәкстаннан җибәрелгән эшче мигрантларның саны 5,6 тапкырга кимегән. Бу хакта Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгына сылтама белән үзбәк медиа чаралары хәбәр итте.

Шул ук вакытта Үзбәкстаннан Кореягә эшкә китүчеләр арткан.

2022 елның беренче ярты еллыгында агентлык чит илләрдә эшләргә 7101 кешене җибәргән, бу узган елның гыйнвар-июнь айлары белән чагыштырганда, дүрт тапкыр кимрәк дип яза Азатлыкның үзбәк редакциясе.

Эшчеләрне кабул итүче илләр арасында Русия беренче урында тора, әмма эшчеләрнең саны бер ел эчендә 5,6 тапкырга кимегән: былтыр 22 092 кеше килгән булса, быел – 3906.

Казакъстанга эшкә баручылар бөтенләй калмаган диярлек (3354 кешедән 53 кешегә калган), әмма агентлык аша Корея республикасына эшләргә китүчеләр арткан (826 кешедән 2687 кешегә җиткән).

Шулай ук Үзбәкстан ватандашлары рәсми рәвештә эшкә урнашу өчен Сербияне (410 кеше), Германияне (31 кеше) сайлаган.

Русиядән акча күчерү мөмкинлекләре кимегән вазгыятьтә Фаразлау һәм макроикътисади тикшеренүләр институты апрельдә Үзбәкстан ватандашларының эшләү өчен нинди яңа илләрне сайлавы турында бәяләмә чыгарды. Мигрантларны Польша, Болгария, Литва, Чехия һәм Европа белән Азиянең башка илләре җәлеп итә дип табылган.

Европаның реконструкция һәм үсеш банкы бәяләвенчә, Русиядән күчерелгән акчалар – Үзбәкстанга килгән чит ил акчаларының иң әһәмиятле чыганагы булып тора (тулаем эчке продуктның 11,4 проценты).

Мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматынча, 2021 елда Русиядә Үзбәкстаннан бер миллионнан артык эшче мигрант яшәгән. Бер эшче мигрант Русиядән Үзбәкстанга аена уртача 453 доллар акча күчергән.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, шулай ук Visa, MasterCard кебек түләү системнары Русия картларына хезмәт күрсәтүне туктатты, PayPal, American Express, Western Union кебекләре исә Русиягә һәм Русиядән акча күчерми башлады.

Русия хакимиятләре илдә эшче мигрантларның җитешмәве турында моңа кадәр берничә мәртәбә әйткән иде. Русия хөкүмәтенең вице-премьеры Марат Хөснуллин, якын ике елда илдә барган төзелешләргә генә дә биш миллион эшче мигрантны җәлеп итәргә кирәк булачак дип белдерде. Әлеге проблем пандемия һәм чикләрнең ябылуы фонында көчәйде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG