Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Русиядән Әрмәнстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан мигрантлары моңарчы булмаганча күп киткән  


Taҗикстаннан эшче мигрантлар. Архив фотосы
Taҗикстаннан эшче мигрантлар. Архив фотосы

Рәсми мәгълүматларга күрә, 2022 елның гыйнварыннан августына кадәр Русиягә 444 меңгә якын мигрант килгән, 506 мең мигрант киткән. Белгечләр мондый хәл коронавирус пандемиясе вакытында да күзәтелмәгән иде, ди. 

2022 елның сигез аенда Русиядән моңарчы күрелмәгән санда Әрмәнстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан мигрантлары киткән. Бу нәтиҗәне Росстат белешмәләрен анализлап "Можем объяснить" каналы ясаган.

Рәсми мәгълүматларга күрә, 2022 елның гыйнварыннан августына кадәр Русиягә 444 меңгә якын мигрант килгән, 506 мең мигрант киткән.

Шул рәвешле килүчеләргә караганда китүчеләр саны 62,5 мең кешегә артык булган. Белгечләр мондый хәл коронавирус пандемиясе вакытында да күзәтелмәгән иде, ди.

2020-21 елларда Русиягә БДБ илләре ватандашлары күп килгән диелә (өченче ел 68,8 — мең кеше, узган ел — 212,3 мең кеше). Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы, Русиягә украиннар да актив килде. 2021 елның сигез аенда килүчеләр ягыннан Украина — икенче урында (китүчеләрдән килүчеләр 34,6 мең кешегә күбрәк).

Хәзер исә башка мигрантлар кебек үк, украиннар да Русиядән кача, дип искәртә аналитиклар. Әйтик быел сигез айда китүче украиннар саны 8,5 меңгә артыграк булган. Бу рейтингта беренче урында Әрмәнстан тора — килүчеләргә караганда китүчеләр 15,7 мең кешегә артыграк булган. Икенчедә — Кыргызстан (14 мең), өченчедә — Үзбәкстан (китүчеләр 13,7 мең кешегә күбрәк). Таҗикстан мигрантлары гына кимемәгән — быел бу ил ватандашлары арасында Русиядән китүчеләргә караганда килүчеләр 41,7 меңгә күбрәк.

Украинага һөҗүм итүеннән соң, Русиядәге икътисадый вазгыять аркасында, Таҗикстаннан күпчелек эшче мигрантлар эшне Русиядән түгел, башка илләрдән эзләргә мәҗбүр калды.

Таҗикларның күбесе хәзер, әйтик, Казакъстанга эшләргә бара: алар биредә Русиядәгедән әзрәк түлиләр, әмма үзебезне иминрәк хис итәбез, ди. Казакъстанда Таҗикстаннан ничә мигрант эшләве билгеле түгел.

  • 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында Русиядә мигрантлар саны ике тапкыр диярлек кимеде, диделәр эчке эшләр министрлыгында. Ул чакта гадәттәге 9-11 миллион кеше урынына аларның саны 6,3 миллионга калган иде.
  • Стратегик эшләнмәләр үзәге бәяләмәсенә күрә, коронавирус сәбәпле Русиядән мигрантлар киткәч, барлык ширкәтләрнең 40 процентында эшче көчләргә кытлык күзәтелгән.
  • Күптән түгел Русиядә эшсезләрне төзелешләргә алырга тәкъдим иттеләр. Бүген төзелеш тармагында 11 миллион кеше эшли, тагын 3-5 миллион кеше кирәк, диләр Иҗтимагый шурада. Шул ук вакытта бу проблемны бары тик мигрантларны җәлеп итеп кенә хәл итү мөмкин түгел, дип саныйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG