Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә эшсезләрне төзелешләргә алырга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген төзелеш тармагында 11 миллион кеше эшли, тагын 3-5 миллион кеше кирәк, дип сөйләгәннәр иҗтимагый шурада.  Шул ук вакытта бу проблемны бары тик мигрантларны җәлеп итеп кенә хәл итү мөмкин түгел дигәннәр.

Русия төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура эшсез русияләрне төзелешләргә җәлеп итү тәкъдиме белән чыккан, бу хакта "Известия" яза.

Бүген төзелеш тармагында 11 миллион кеше эшли, тагын 3-5 миллион кеше кирәк, дип сөйләгәннәр иҗтимагый шурада. Шул ук вакытта бу проблемны бары тик мигрантларны җәлеп итеп кенә хәл итү мөмкин түгел дигәннәр. Шуңа күрә төзелешләргә эше булмаган русияләрне алырга тәкъдим итәләр. Мәшгульлек оешмаларында озак вакытлар үзләренә эш таба алмаучы 1,8 миллионнан артык кеше исәптә тора, иҗтимагый шура андыйларны төзелешләргә алу системы әзерләячәк һәм аны төзелеш министрлыгына тәкъдим итәчәк диелә.

Аерым алганда, төбәкләрдәге кадрларны яңадан әзерләү үзәкләрен үзгәртергә, аларга девелоперлар җәлеп итәргә, бу үзәкләр нигезендә күчеп йөрешле төзелеш бригадалары оештырырга тәкъдим ителә. "Әлеге бригадаларны соңрак килешү нигезендә төрле проектларга ялларга мөмкин булачак", дигән иҗтимагый шура вәкиле Надежда Прокопьева.

Русия хакимиятләре илдә эшче мигрантларның җитешмәве турында моңа кадәр берничә мәртәбә әйткән иде. Узган ел Русия хөкүмәтенең вице-премьеры Марат Хөснуллин, якын ике елда илдә барган төзелешләргә генә дә биш миллион эшче мигрантны җәлеп итәргә кирәк булачак дип белдерде. Әлеге проблем пандемия һәм чикләрнең ябылуы фонында көчәйде.

Быел февральдә дә Татарстан хакимиятләре дә төзелештә эшче мигрантларга кытлык барлыгын белдергән иде.

Ә мартта, Русия Украинага сугыш башлагач һәм кырыс чикләүләргә дучар булгач, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин бу санкцияләр аркасында республика төзелешләреннән мигрантлар китәргә мөмкин дип фикер белдерде.

Ул чит илдән килгән эшчеләрнең акча күчерү белән бәйле авырлыклары бар дип искәртте. "Алар акча алалар һәм аны ватаннарына җибәрә алмыйлар, бу проблем бар", диде Айзатуллин.

  • Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Көнбатыш Русия үзәк банкы хисапларына һәм финансларына киртә куюын игълан итте, шулай ук Русиянең иң мөһим банкларын SWIFT акча күчерү системыннан чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG