Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 68 мең эшче җитми


Архив фотосы
Архив фотосы

Иң катлаулы вазгыять республиканың Кама аръягында хөкем сөрә. Рәсмиләр чит төбәкләрдән яшьләрне китертергә уйлый.

Бүген Татарстанда 68 мең эшче көчкә ихтыяҗ барлыкка килгән. Бу хакта 12 гыйнварда республика хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова еллык киңәшмәдә әйтте.

Министр сүзләренчә, кадрларга иң зур кытлык Кама аръягында күзәтелә.

"Кадрлар кытлыгы аеруча Кама агломерациясе өчен актуаль булып кала. Бу — Чаллы һәм Алабуга. Бүген монда 12 мең кеше кирәк. Хезмәт ресурсын тәэмин итүдә без 14-19 яшьлек яшьләрне күрәбез. Соңгы өч елда Чаллыда әлеге буын вәкилләре 1,5 мең кешегә артты. Әлеге демографик тенденция киләсе өч елда сакланачак. Бурыч — яшьләрне үзебездә калдыру гына түгел, чит төбәкләрдән дә кешеләрне китертү. Нәтиҗәдә бу кадрлар белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк", диде ул.

Эльмира Зарипова белгечләргә кытлык барлыкка килүнең сәбәбен аңлатмады.

Мәсьәләне хәл итү юлы буларак ул Татарстанның Кама аръягында уку урыннарын арттыруда, сәнәгать оешмаларының ихтыяҗы булган белгечлекләргә укытуда һәм максатчан белем бирүне оештыруда күрә. Аның сүзләренчә, быелдан хәрби сәнәгать оешмаларына чит төбәктән эшләргә килүчеләргә Русия хөкүмәте компенсация бирә башлаячагын әйтте. Татарстан бу програмнан файдаланырга җыена.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда мәшгульлек 62,8 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта узган ел республикада 314 сәнәгать оешмасы үз хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакы күләменнән азрак түләгән.

Узган ел ахырында Татарстанда эшчеләргә ихтыяҗ артты. Бу Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителү белән бәйле. Республикада хезмәт яшендәге егетләрне сугышка җибәрделәр. Шул ук вакытта Русиядә йөзләрчә мең кеше чит илгә качты.

Азатлык белән сөйләшкән икътисад белгечләре республикада эшчеләргә кытлык булачагын, җитештерү акрынаячагын һәм эшкуарлар ябылачагын фаразлаган иде. Мобилизациянең иң авыр күсәге авиа һәм машина төзелешенә, авыл хуҗалыгына, төзелешкә йогынты ясарга мөмкин диелде. Татарстанда хәзер кайсы өлкәдә белгечләр җитмәвен рәсмиләр хәбәр итмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG