Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер яктан нефть эмбаргосы, икенче яктан Мәскәү сәясәте". Татарстан икътисады ике ут арасында


Татарстанның Әлмәт районы Ямаш авылы янында "Ямашнефть" ширкәтенең нефть чыгару коелары
Татарстанның Әлмәт районы Ямаш авылы янында "Ямашнефть" ширкәтенең нефть чыгару коелары

Русия нефтенә кертелгән эмбарго һәм нефть бәясенә чикләү кертү Татарстан икътисадына ничек йогынты ясаячак? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

5 декабрьдә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер барреле 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш. Әлеге бәяләр һәр ике ай саен каралачак, кирәк икән, тагын киметеләчәк диелде. Шулай ук йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган нефтькә дә эмбарго гамәлгә керде. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.

Әлеге чикләүләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.

Ачык мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел "Татнефть" ширкәте 27,8 млн тонна нефть тапкан. Аның 17,1 млн тоннасын Русия базарында сатса, 7,6 млн – чит илләргә экспортка киткән. Моннан тыш, республикада кече нефть ширкәтләре дә якынча 6 млн нефть тапкан. Татарстан кара алтынының төп өлеше Европага нефть кудыручы "Дружба" үткәргеч торбасы аша китә иде. Төп сатып алучылар булып Польша, Нидерланд, Швейцария, Германия, Словакия һәм Ирландия саналды.

2021 елда Urals нефть маркасының уртача бәясе якынча бер баррелгә 69 доллар тәшкил итте. 2022 елда Русиядә чыгарылган нефть бәясе ел дәвамында югары торды, әмма соңгы айда бермә-бер төште. Әле 7 ноябрьдә 82 доллар торган нефть 9 декабрьдә 43 долларга төште. 12 декабрьдә Urals 54 доллар тирәсе тора иде.

Идел буе углеводородлы чимал фәнни тикшеренүләр институты мөдире, Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре Әхмәт Мазһаров сүзләренә караганда, нефть бәяләренә чикләү кертелүе Татарстанның керемен киметәчәк.

Татарстанны бетерерлек булмаса да, зарары булачак

"Бу начар йогынты ясый. Ярый әле заводлар төзеп кала алдык. Без 32 миллион тонна нефть табабыз, шуларның 23-24 миллионын эшкәртәбез, 7-8 миллионын читкә сатабыз. Татарстанны бетерерлек булмаса да, зарары булачак. Русиядә иң яхшы нефтьне эшкәртүче завод бездә. Бензин, дизель ясыйбыз. Татарстан нефть эшкәртү заводын киңәйтәчәк. Әмма керемнәр барыбер кимиячәк. Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе әйбәт эшли. Бу республиканың икътисады диверсификацияләнгән дигән сүз", ди ул.

Чикләүләрнең беренче йогынтысы Татарстан бюджетында ук чагылыш тапты дип белдерә галим. 2023 елгы республика бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел Татарстан бюджетының төп кереме – табыш салымының 50 проценты нефть һәм нефть химиясенә бәйле иде. Быел кара алтыннан кергән керемнәр тагын да артты. Республика һаман да нефть бәясенә бәйле булып кала.

Тагын мәдәнияткә, фәнгә, мәгарифкә акча кимиячәк

"Шуңа Татарстан һәм Русия бюджеты да дефицитлы инде. Русия элек профицит белән бара иде, хәзер аларда да дефицит зур. Чыгымнар күп, керемнәр күренми. Аллаһы Тәгаләдән сорап, язып куйдылар инде. Тагын мәдәнияткә, фәнгә, мәгарифкә акча кимиячәк", ди ул, ләкин төгәл саннарны китереп сөйләми.

Татарстан нефть һәм нефть химия эшләнмәләрен сатуда Европа базарыннан мәхрүм калу сәбәпле, Азия, Көньяк тарафына юл тотачак ди Мазһаров. Соңгы вакытта Татарстан президентының Үзәк Азия илләренә, Төркиягә сәфәрләрен арттыруы да шул хакта сөйли ди ул.

"Хәзер җәйге вакытта Идел елгасы буйлап Каспий диңгезенә баржалар белән сату юлларын эзлибез. Иран белән дуслашып, Көньяк базарны өйрәнү бара. Иранга нефть кирәкми, үзендә дә күп. Моннан 15 ел элек Иран безнең нефтьне сатып алып, Фарсы култыгыннан сату турында сөйләшү алып барылган иде. Алар диңгез буенда зур терминаллар төзеде. Мин аларны барып карап йөргән идем. Бу проектны кабат күтәрү планы бар", ди ул.

Шул ук вакытта Русия нефтьне Һиндстанга күпләп сата башлады. Әмма Владивосток аша логистика начар корылган, аны сату шактый кыйммәткә төшә ди ул.

Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Вадим Хоменко чикләүләр республика бюджетында шундук сизелмәячәк ди.

Бу үзгәрешләр Татарстанда шунда ук йогынты ясамаячак

"Бу чикләүләр танкерлар аша китүче нефтькә кагылды. Татарстан нефть кудыручы үткәргеч аша җибәрә иде. Бу үзгәрешләр Татарстанда шунда ук йогынты ясамаячак. Республика алга таба үзендә күбрәк эшкәртсә, бюджетта керемнәр артык кимемәс", ди ул.

Икътисадчы нефть сатуда төрле "соры юллар" кулланылырга, шул исәптән, нефтьне башка танкерга күчереп җибәрергә дә мөмкиннәр ди.

Татарстан нефтенә бәя төшүгә караганда, Мәскәү сәясәте ныграк йогынты ясый ди Хоменко. Сүз Русиядә үзле нефть табышына салым ташламалары бетерелүе турында бара. Мондый нефтьне җир астыннан суырту авыррак булуын искә алып, файдалы казылмалар чыгару салымына (НДПИ) ташлама гамәлдән чыгарылачак. Татарстан инде икенче ел рәттән ташлама алмыйча эшләргә мәҗбүр. Финанс министры Радик Гайзатуллин югалтулар 30 млрд сумга җитәргә мөмкин дип кисәткән иде.

"Нефть эмбаргосына караганда, безгә башка чикләүләр тәэсир итә. Федераль үзәкнең авыр нефть табуга булган ташламаларны бетерүеннән Татарстан чыннан да күп керемен югалта. Шул ук вакытта без нефть чыгаруны киметә алмыйбыз. Скважинаны туктатсаң, кире эшләтеп булмый, шуңа элеккечә дәвам итәргә кирәк.

Безгә ташламалар бирелмәячәк, федераль бюджет бар яктан керем туплап утыра

Безгә бернинди ташламалар да бирелмәячәк, чөнки федераль бюджет бар яктан керем туплап утыра. Хәрби юнәлешкә, хокук саклау органнарына чыгымнарны арттыралар. Шуңа да икътисад, медицина, фармацевтикага акча киметтеләр. Бүген федераль бюджет авырдан туплана. Ниндидер ташламалар булыр дип уйламыйм", ди ул.

Бер яктан эмбарго, икенче яктан Мәскәү сәясәте Татарстанның үзле нефте табуын туктатырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Әлеге фикер белән Әхмәт Мазһаров та килешә.

"Бу скважиналарны туктату куркынычы туарга мөмкин. Алар газ кебек бер айга ябып аннары кушып эшләтеп булмый. Аларны туктатсаң, кире эшләтеп җибәрү кыйммәткә төшә. Бу "Татнефть" өчен авыр хәл. Хәзерге вакытта аларны япмаска тырышабыз, азрак табабыз. Әгәр дә китереп кыссалар, туктатмый хәл булмас. Ташламалар бетте. Бу нефтьне табу бик кыйммәткә төшә", диде ул.

Белешмә: Urals нефть маркасы

Urals — Русия экспорт итә торган нефть катнашмасы маркасы. Татарстан һәм Башкортстанда чыгарыла торган авыр, югары күкертле нефть, Ханты-Манси бүлгесендә чыгарыла торган Siberian Light маркалы нефть белән "Транснефть" үткәргечләр системында кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Югары күкертле нефть кушылу сәбәпле Urals маркалы нефть бәясе Brent һәм WTI маркалы нефть бәясеннән түбәнрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG