Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Федералларның нефть чыгаруга яңа салым кертүен хупламыйбыз"


Мәскәүнең яңа салым нәтиҗәсендә "Татнефть" 40 млрд сум керемен югалтырга мөмкин.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруга өстәмә керем салымы кертүне хупламавын белдерде. Бу хакта ул еллык матбугат очрашында әйтте. Аның сүзләренчә, федераль үзәк салым кертеп хата ясый.

"Өстәмә керем салымы – яңа форма. Аны тиз арада кабул иттеләр. Мин нефть тармагының төрле булуын әйтәсем килә. Яңа нефть табу урыннары һәм 50, 40, 30 ел табыла торган урыннар бар. Алардан бердәм салым җыю булырга тиеш түгел. Бу салым нефтьне табуның яңа эшләнмәләренә кагыла. Татарстанда ул элекке урыннарда яңа технология белән табыла. Без федераль үзәк белән сөйләшәбез. Алар кабул иткән карарларны хупламыйбыз. Тарих аларның хаталануын күрсәтер. Бу форманы реформаларга кирәк булгандыр, ләкин мондый рәвештә эшләү дөрес түгел. Бәлки, безгә кайбер очракларда өстәмә керем салымы туры килер, яки башка ысуллар булыр. Без керем югалтабыз. Иң мөһиме – нефть өлкәсендә инвестицияләр кертү мөмкинлеге бетә. Ләкин бу үләрлек дәрәҗәдә түгел. Уртак мәнфәгатьләрне табарга тырышырбыз. Углеводородлар – илнең байлыгы. Кече ширкәтләр дә зур заводлар кебек салым түли. Без федералларга үз фикеребезне җиткерербез. Монда бер төрле шаблон туры килми, эш бара", диде Миңнеханов.

2021 елда Русия хөкүмәте нефть тармагында салымнарны арттыра. 27 ноябрьдә Миңнеханов җитәкчелегендә узган "Татнефть" мөдирләр шурасы утырышы өстәмә керем салымы системына кушылуны хупламады.

Яңа салым системы гамәлгә керсә, иң күп зыянны Татарстанның икътисади нигезен тәшкил иткән "Татнефть" ширкәте күрәчәк. Ул 40 миллиард сумга якын акча югалтырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG