Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте бюджет дефицитын каплау өчен нефть-газ ширкәтләренә яңа салым салмакчы


Хөкүмәт газ, нефть, ташкүмер һәм ашламалар экспортына салымнарны арттыруны карый. Төп керемнәрне үткәргеч аша узучы газга экспорт пошлинасын арттырып алмакчылар диелә.

Русия хөкүмәте бюджет кытлыгын каплау өчен нефть-газ ширкәтләренә өстәмә салымнар салырга һәм өч триллион сумга якын акча алырга ниятли.

Бу гадәттән тыш чаралар турында 20 сентябрьдә хөкүмәт йортындагы комиссиядә фикер алышачаклар, дип яза "Коммерсантъ" моннан хәбәрдар аноним чыганакларына таянып.

Басма язуынча, хөкүмәт газ, нефть, ташкүмер һәм ашламалар экспортына салымнарны арттыруны карый. Төп керемнәрне үткәргеч аша узучы газга экспорт пошлинасын арттырып алмакчылар диелә.

Басма мәгълүматынча, газның бәясе мең куб метрга 300 доллардан артык булганда, пошлина 30 проценттан 50 процентка арттырылачак. Августта озын мөддәтле килешүләр нигезендә "Газпром"ның Европага җибәргән газына бәя - мең куб метрга 2,8 мең доллар тирәсе торган булуы бар, дип исәпләп чыгарган журналистлар.

Моннан тыш хөкүмәт газ чыгаруга салымнарның процентын арттыру, сыекландырылган табигый газга экспорт пошлинасы кертү, нефть экспортына пошлинаны арттыру мөмкинлеген карый диелә.

Ташкүмергә һәм ашламаларга да экспорт пошлинасын арттырсалар, болар бюджетка 2023 елда 1,4 триллион сум, ә өч елда – 3,15 триллион сум өстәмә керем бирәчәк, дип саный түрәләр.

Июньдә Русия финанс министры Антон Силуанов, хөкүмәт бәяләмәсенә таянып, Русиянең федераль бюджет кытлыгы кимендә дүрт ел рәттән күзәтеләчәк, дип белдергән иде.

Әгәр хөкүмәт тәкъдим иткән чараларны кабул итсәләр, бу болай да табигый чыганаклар экспортына бәйле булган Русия бюджетының әлеге бәйлелеген тагын да арттырачак.

Элегрәк Америка һәм Европа берлеге түрәләре чикләүләр ярдәмендә Русия бюджетының чимал сатудан алган керемнәрен киметергә ниятләүләрен белдерде. Аерым алганда бу Мәскәүнең Украинага каршы сугыш алып бару мөмкинлекләрен чикләргә тиеш диелде.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG