Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы 2023 ел бюджетын 27 млрд сум дефицит белән кабул итте


Татарстан хөкүмәте һәм парламенты бинасы
Татарстан хөкүмәте һәм парламенты бинасы

Канунга ярашлы, республиканың бюджет дефициты елдан-ел артачак.

Бүген Дәүләт шурасы 2023 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты тулысынча кабул итте. Икенче укылышка барлыгы 701 төзәтмә кертелде. Канун өлгесе бәхәс кузгалтмыйча кабул ителде: 70 депутат хуплады, алтысы каршы чыкты.

2023 елда Татарстан кереме 343,7 млрд сум, чыгымы – 370,9 млрд сумны тәшкил итәчәк. Бюджет дефициты 27,1 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Киләсе өч елда казна кытлыгы артканнан арта барачак. 2024 елда ул 27,2 млрд, 2025 – 27,4 млрд сум булыр дип көтелә.

Дәүләт шурасының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин сөйләвенчә, киләсе елда Татарстанга федераль казнадан акчалар көтелгәннән күбрәк биреләчәк. Ләкин 2025 елда күпкә кими.

"2023 елда федераль акчалар 9,9 млрд сумга артып, 61,8 млрд сумны тәшкил итәчәк. 2024 елда ул 64,5 млрд, 2025 – 42,7 млрд сум булыр дип көтелә. Татарстан проектларны резерв акчалардан финанслаячак. 2023 елда бу максаттан бюджетта 1,9 млрд сум каралган", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстан үзендә җыелган салымнарның зур өлешен Мәскәүгә күчерә. 9 айда республикада үз кеременең 594 млрд сумы федераль бюджетка, 330 млрд – республиканың берләштерелгән бюджетына юллаган.

Моңа кадәр Татарстан финанс министры республика бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтуын хәбәр иткән иде. Бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле.

2022 елгы бюджет проектында 10,9 млрд сумлык дефицит каралган иде, әмма ахыр чиктә ул 24 млрд сум дефицит белән кабул ителде.

Июльдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутатлар 2022 елга республика бюджетына үзгәрешләр кертте. Үзгәртелгән документка күрә, республиканың чыгымнары 68,3 млрд сумга арта. Бу исә, бюджет кытлыгын тагын да арттырып, моңарчы күрелмәгән 37,1 млрд сумга җиткерә.

Татарстан бюджетының чыгымнары артуга китергән сәбәпләрнең берсе – Мәскәүнең социаль бурычларны төбәкләргә йөкләве һәм шул ук вакытта минималь хезмәт хакын күтәрү зарурлыгы. 1 июньнән ул 15 279 сумга җитте. Шулай ук яшәү минимумы күләме, 8-17 яшьлек балалар өчен айлык түләү арттырылды. Моннан тыш, федераль програмнар, илкүләм проектлар, юл эшләре, капиталь төзелеш һәм социаль-мәдәни корылмаларны төзекләндерү өчен чыгымнарны өстәп язарга кирәк, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG