Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган 9 айда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 64 процентын Мәскәүгә күчергән


Казанда Федераль салым инспециясенең Татарстан идарәсе бинасы
Казанда Федераль салым инспециясенең Татарстан идарәсе бинасы

Миңнеханов федераль һәм республика арасында салымнарны бүлешү тәртипләре үзгәрүе сәбәпле, Татарстан бюджетының кытлыгын каплау кыен булачак диде.

Быелның соңгы 9 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 64 процентын Мәскәүгә күчергән. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"Федераль бюджетка күчерелгән салым өлеше 9 айда 64 процент тәшкил итте. Шуңа бәйле рәвештә республиканың берләштерелгән бюджетына 36 процент туры килә", диде ул.

9 айда Татарстанда җыелган салымнар 924 млрд сумны тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 18 процентка күбрәк. Әлеге керемнең 594 млрд сумы федераль бюджетка, 330 млрд – республиканың берләштерелгән бюджетына киткән.

Марат Сафиуллин тәкъдим иткән саннардан күренгәнчә, узган елның 9 аенда Татарстан Мәскәүгә 70 процент керемен күчергән булган.

Сафиуллин керемнәрнең артуын оешмаларның финанс күрсәткечләре югары булуына һәм "нефть бәяләренең күтәрелүенә" бәйле дип аңлатты. Татарстан кеременең төп өлеше нефтькә бәйле булып кала. Быел җир асты байлыклары салымын (НДПИ) 562 млрд сум күләмендә җыеп алганнар. Бу, узган елга караганда, 31 процентка күбрәк. Өстәлгән бәягә салым да (НДС) 59 процентка үсеп, 185 млрд сумны тәшкил иткән.

Шул ук вакытта республика һәм Мәскәү арасында салымнарны күчерү кагыйдәләре үзгәрә, диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең бюджет кытлыгы 27 млрд сумны тәшкил итә. Бу акчаларны табарга кирәк. Хәзер керемнәрне бүлешүдәге яңа тәртипләр белән аерым авырлыклар туачак", дип кисәтте ул, ләкин нинди яңа кагыйдәләр керәчәген тәгаенләмәде.

Миңнеханов сүзләренчә, быел республикада 563 оешма 17,5 млрд сум күләмендә салым түләүне киметкән. 1 октябрьгә салым бурычлары исә 12,5 млрд сумга арткан.

2021 елда Татарстанда җыелган салым һәм башка төр керемнәрнең 75 проценты Мәскәүгә күчерелде. Бу мәсьәлә Дәүләт шурасының җәйге утырышында бәхәсләр уятты.

Татарстан хөкүмәте әзерләгән 2023 елгы бюджет өлгесендә республиканың кереме 394,4 млрд, чыгымы – 421,5 млрд сум булыр дип көтелә. Бюджет дефициты 27,1 млрд сум күләмендә билгеләнгән.

Киләсе елда Татарстан бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтырга мөмкин. Бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле.

Рәсмиләр сүзләренә караганда, 2025 елда федераль үзәк Татарстанга финанс ярдәмне ике тапкырга диярлек киметер дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG