Accessibility links

Кайнар хәбәр

Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә ОМОН килгән: мөфтият прокуратурага мөрәҗәгать әзерли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарны намазларыннан бүлдергән, йөзләре белән идәнгә яткызган. Мөфтият прокуратурага мөрәҗәгать әзерли.

7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәргән. Бу уңайдан Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты.

"Рейд вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәгән, аларны йөзләре белән идәнгә яткызган, балаларны куркыткан, намаз келәменнән аяк киемендә йөргән, мәхәллә әгъзалары мөселман үзәгендә озак вакыт тоткарлауның сәбәбен аңлатуны сорагач, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча аткан", дип хәбәр ителә.

Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте ОМОН вәкилләренең "варварлык гамәлләрен" хөкем итеп чыкты. Моны мөфтият "мәсхәрәләүче рейд" дип атады. Бу "аеруча куркыныч тудыручы җинаятьчеләрне тоткарлау чарасына" охшаш иде дип белдерде. Рәсми дини үзәкләр әлеге рейд сыман "чара үткәрә торган мәйдан" булмаска тиеш дип әйтелде. Мөфтияттә моны дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне, милләт һәм динара тынычлыкны какшату дип бәялиләр.

"ОМОН вәкилләренең кешеләрнең хокукын һәм абруен төшерүгә корылган һәр гамәленә карата Мәскәү өлкәсе прокуратурасына гаризалар юлланачак", диелә.

Котельники шәһәренең мөселман мәхәлләсе — Русия юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән дини оешма. Ул Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәтенә, мөфтият исә Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәтенә буйсына. Мөселман мәхәлләсе Котельники шәһәрендә мөселман үзәге өчен бинаны канун нигезендә арендалый дип әйтелә.

2021 елда Котельники шәһәрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тоткарлаганнар иде. Мәчеткә полиция килеп, 150ләп мөселманны алып киткән диелде. Адвокат Лидия Аносова әйтүенчә, тоткарланган мөселманнардан ДНК генетик үрнәкләрен алганнар. Шул ук вакытта аларга нинди дә булса гаепләүләр белдерелмәгән. Тоткарланганнар полициядә берничә сәгать уздырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG