Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Мәскәү өлкәсендә тоткарланган мөселманнардан генетик материал җыйганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәскәү өлкәсенең Котельники мәчетендә җомга намазына килгән мөселманнарны тоткарлаганнар.

Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тоткарлаганнар. Мәчеткә полиция килеп, йөзләгән кешене җирле полиция үзәгенә алып киткән.

"Медиазона" хәбәр иткәнчә, җомга намазы вакытында мәчеттә 600ләп кеше булган. Полиция 150ләп мөселманны алып киткән, аларның күбесе чит ил ватандашлары. Русия ватандашларын документларны тикшергәннән соң җибәргәннәр.

Тоткарланган мөселманнарның документларын тикшергәннәр һәм адвокат Лидия Аносова әйтүенчә, алардан ДНК генетик үрнәкләрен алганнар. Шул ук вакытта аларга нинди дә булса гаепләүләр белдерелмәгән. Тоткарланганнар полициядә берничә сәгать уздырган.

"ОВД-Инфо" хәбәр иткәнчә, мәчеттә берничә дистә кеше чыга алмыйча торган, бер кешене кыйнаганнар, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Узган ел ахырында Русия думасы русияләрдән генетик материалны мәҗбүри җыю турында канун өлгесен хуплады. Яңа канун буенча административ эш нигезендә кулга алынганнарның да генетик материалын алырга мөмкин. Моңа кадәр җинаять эшләрен тикшерү кысаларында һәм билгеле бер категорияләрдә хөкем ителгәннәрдән генә ДНК мәгълүматлары җыюмөмкин иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG