Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шойгу: Русия армиясе реформасы 3 ел вакыт алачак


Сергей Шойгу
Сергей Шойгу

Үзгәрешләр, аерым алганда, алар Русия армиясендәге гаскәриләр санын 1,5 миллионга кадәр арттыруны күздә тота. 

17 гыйнвар көнне Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия гаскәре реформасына багышланган киңәшмә үткәрде. Бу реформалар декабрь азагында тәкъдим ителгән иде, аерым алганда, алар Русия армиясендәге гаскәриләр санын 1,5 миллионга кадәр арттыруны күздә тота.

Шойгу белдергәнчә, "күләмле үзгәрешләр" 2023 елда башланачак һәм 2026 елга кадәр дәвам итәчәк.

Аерым алганда, бу үзгәрешләр Русия армиясендә гаскәриләр санын арттыруга бәйле, белгечләр моны Русиянең Украинадагы уңышсызлыклары белән аңлата.

Моннан тыш Русия саклану министры гаскәр кысаларында өстәмә армия корпуслары, дивизияләр булдыру турында белдерде. Русия басып алган Украина өлкәләрендә (Русия рәсмиләре аларны "яңа төбәкләр" дип атый) хәрби полигоннарны булдыру да күз алдында тотыла.

Моңарчы Русия президенты Владимир Путин Русия армиясендә хәрбиләрнең санын миллион ярым кешегә, ә рекрутка алу яшен 30га кадәр арттыруны хуплады.

Хәрби белгечләр Русия армиясендә үзгәрешләрне Русиянең Украинадагы сугышындагы уңышсызлыклары белән аңлата.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. 21 сентябрьдә илдә "өлешчә" мобилизация игълан ителде, аны тәмамлау турында карар әлегә кадәр имзаланмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG