Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы полиция мигрантлар арасында хәрби исәпкә куердай кешеләрне эзләп шәһәрнең зур төзелешләрендә рейдлар үткәргән


Иллюстрати фото
Иллюстрати фото

Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә Русия паспортлары алган 39 мигрантны исәпкә куйганнар. 

Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарындагы зур төзелешләргә хәрбиләр һәм полиция килгән. Канунсыз мигрантларны, шулай ук Русия ватандашлыгы алса да хәрби комиссариатларда исәпкә куелудан качып йөрүчеләрне эзләгәннәр. Бу хакта "Реальное время" җиткерә.

Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә Русия паспортлары алган 39 мигрантны исәпкә куйганнар.

Күптән түгел Башкортстанда да узган елның соңгы ике аенда 111 мигрантны ачыклап хәрби исәпкә куюлары хәбәр ителде. Моның өчен тикшерүчеләр хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән берлектә эшче мигрантларның яши һәм эшли торган урыннарына рейдлар ясаганнар.

Аларның өчесен хәрби чакырылыш кысаларында мәҗбүри хәрби хезмәткә алганнар, өчесе исә ихтыяри буларак контракт төзеп Русия гаскәренә ялланган.

Русия ватандашлыгы булган эшче мигрантларны былтыр көз мәчетләрдән дә эзләгәннәр иде.

Әйтик, 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре чираттагы рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар иде.

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Азатлык белән сөйләшкәндә Русия ватандашлыгы алган мигрантлар җәмгыятьтә хокуклары аз якланган вәкилләр булып санала, аларның ватандашлыкны югалту куркынычы да бар, дип фикер белдергән иде. "Ротациягә хәрбиләр кирәк. Күрәсең, хакимият мобилизациягә әзер түгел. Бу якынлашучы сайлау һәм илдәге вазгыять белән бәйле. Алар ризасызлык белдерүчеләр артыр дип курка", диде ул.

Cәясәтче Борис Вишневский сүзләренчә, Русия ватандашлыгы алган мигрантларны сугышка җибәрү җәмгыятьтә зур ризасызлык уятмаячак. Ә менә ватандашлыкларын югалтулары һәм илдән сөрелүләре бик ихтимал дип саный ул.

  • 2023 елның 19 октябрендә Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сугышта катнашмаган мигрантларны Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан 60 мең кеше Русия ватандашлыгы алган.
  • 2023 елның маенда Русия президенты Владимир Путин сугышка баручы чит ил контрактчыларына җиңел юл белән ватандашлык бирү турында фәрман имзалады.
  • Моңа кадәр Британия күзләве дә Русия ачык мобилизация игълан итмәс өчен сугышка эшче мигрантларны да җибәрә, дип хәбәр итте. Аларга гаскәргә кушылган өчен 2390 долларлык бонус һәм аена 4160 доллар хезмәт хакы тәкъдим итәләр диелде. Шулай ук сугышка барган мигрантларга Русия ватандашлыгын гадәттәгечә биш ел түгел, алты айдан бер елга кадәр вакыт эчендә бирергә вәгъдә итәләр.
  • 2022 елның җәендә Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы Украинадагы сугышка җибәрүләре бар дип, үз ватандашларын Русиядә эш сайлаганда сак булырга өндәгән иде.
  • "Кайбер яңалык каналлары Үзбәкстан һәм Кыргызстан ватандашларын Русиягә югары хезмәт хакы алып эшләргә чакыра торган игъланнар тарата. Бу игъланнарның төп максаты – кешеләрне Русия һәм Украина арасындагы низаг зоналарына җәлеп итү. Шуңа ватандашларыбызны чит илдә эшләү тәкъдим ителгән рәсми булмаган игъланнарга ышанмаска чакырабыз", диелгән иде агентлык хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG