Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймакта 17 гыйнвар протестларыннан соң кулга алынганнарның туганнары халыкка мөрәҗәгать чыгарды


Баймактагы каршылык чарасы
Баймактагы каршылык чарасы

Алар тоткарланучыларның гаиләләренә күрсәтелгән мадди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Битараф булмаучылар җибәргән акчаларга адвокатлар яллый алуларын, тикшерү изоляторында тотылучы якыннарына кирәк-яраклар һәм азык-төлек тапшыра алуын искәртә.

Башкортстанда Баймак протестларыннан соң тоткарланган ирләрнең якыннары Башкортстан һәм Русия халкына рәхмәт әйтеп видео яздырган. Әлеге видеоны үзенең Вконтактедагы сәхифәсенә башкорт активисты Фәнзил Әхмәтшин чыгарды.

Видеода берничә хатын-кыз халыкның битараф калмавын һәм Баймакта 17 гыйнварда булган протест чараларыннан соң тоткарланганнарның әниләренә, хатыннарына, балаларына рухи һәм мадди ярдәм килүен әйтә.

"Сезнең ярдәм белән без адвокатларга кирәкле акчаны җыя, ирләребезне әйберләр, азык-төлек белән тәэмин итә алдык", дип сөйли Әлфия Раскулова.

"Безнең балаларга җибәргән күчтәнәчләрегез өчен дә рәхмәт әйтәсе килә. Балалар әтиләрен сагындылар, көтәләр, көн саен сорыйлар. Нәрсә дип әйтергә дә белмибез. Кайбер балалар эштән һаман кайтмыйлар дип елый", дип аңлата алар.

"Алтын бөртекләп җыела. Мондый мизгелләрдә милләт сынала. Алга таба да бердәм булыйк", дип тәмамлана видео.

Алданрак Фәнзил Әхмәтшин "Баймак эше" хакында "Вконтакте"дагы үз аккаунтында зур белдерү белән чыкты. Ул бу низаг Русия һәм Владимир Путин дошманнары файдасына эшләнә дип саный һәм ике якны да уртак фикергә килергә чакыра.

  • 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Фәнзил Әхмәтшин — башкорт милли активисты, Дөнья башкорт корылтае рәисенең элекке урынбасары. 2013 елның 23 мартында ул 4,5 елга төрмәгә утыртылды. Әхмәтшин авыр хәлдәге Сомали халкына 60 мең доллардан артык һуманитар ярдәм илтеп кайтканда Уфа һава аланында кулга алынган иде. Иминлек хезмәте анда бер граммга якын әфьюн табылуын хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG