Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия полициясе: Врбетице авылында хәрби келәтләрдәге шартлаулар артында Русия күзләве хезмәткәрләре тора


Врбетицедагы шартлаудан соң, 11 декабрь 2014 ел
Врбетицедагы шартлаудан соң, 11 декабрь 2014 ел

2014 елда Чехиянең Злин төбәгендә Врбетице авылы янында корал саклана торган келәтләрдә шартлаулар булган иде.

Чехиядәге тикшерү 2014 елда Врбетице авылындагы хәрби келәтләрдәге шартлауларны Русия хәрби күзләве хезмәткәрләре оештыруын раслады. Бу Русия гаскәре үз операцияләрен уздырган урыннарга, беренче чиратта Сүрия һәм Украинага корал белән сугыш кирәк-яраклары ташый алмасыннар өчен эшләнгән. Бу хакта Чехия полициясенең оештырылган җинаятьчелек белән көрәш дәүләт үзәге җитәкчесе Иржи Мазанек әйтте.

Шул ук вакытта, полициягә җинаять эшен ябарга туры килгән, чөнки Русия чех тикшерүләрендә хезмәттәшлеккә бармаган.

Полиция хисабында Русия хәрби күзләве хезмәткәрләренең исемнәре аталмый, әмма элегрәк тикшерүчеләр Анатолий Чепига белән Александр Мишкинны телгә алган иде. Британия аларның 2018 елда Солсберида элекке совет күзләүчесе Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулауга катнашы бар дип саный.

Чехиянең иминлек һәм мәгълүмат хезмәте башлыгы Михал Куделка да Русия офицерлары Чепига белән Мишкинның шартлауларга катнашы булуы турында әйтә. Аның сүзләренчә, Чехия шартлауга катнашы булган башка русияләр турында да белә, тик Чепига белән Мишкин төп оештыручылар булып тора. Куделка ничә русияленең катнашы булуын әйтмәде.

  • 2014 елда Чехиянең көньяк-көнчыгышындагы Злин төбәгендә Врбетице авылы янында корал саклана торган келәтләрдә шартлау булды. Беренче шартлау октябрь уртасында, икенчесе декабрь башында булган иде. Беренче шартлауда ике кешенең гомере өзелде. Шартлау урыннарын төзекләндерү 2020 ел ахырында гына тәмамланды.
  • Русия шартлауларга катнашы булуын кире какты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG