Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

"Журналистика — җинаять түгел", — диде ул.

АКШ президенты Джо Байден Владимир Путинны Русиядә тоткарланган Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева һәм Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

"Журналистика — җинаять түгел. Монда да, дөньның башка почмакларында да", — диде ул.

Байден сүзләренчә, АКШ хакимияте Кормашева, Гершкович һәм башка американнарны азат итү өчен кулдан килгәнне эшли. "Канунсыз рәвештә тоткарланучылар өйләренә кайтырга тиеш", диде АКШ президенты.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG