Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чикләрне танымаучы репортерлар" Алсу Кормашеваны азат итәргә чакыра


Алсу Кормашева 1 апрель Казанда узган мәхкәмә вакытында журналистларга җавап биргәндә Казанның 2нче тикшерү изоляторындагы шартлар турында, сәламәтлеге какшавы турында сөйләде. Оешма аның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерә, аның "кешелексез, абруйны төшерүче шартларда" тотылуын искәртә.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук оешмасы ярты ел буе тикшерү изоляторында утыручы журналист Алсу Кормашеваның кешелексез һәм абруйны төшерә торган шартларда тотылуы турында искәртте.

Оешма аны кабат кичекмәстән азат итәргә чакырды һәм аның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерде.

Алсу Кормашеваның туганнары ул кулга алынганнан соң ярты ел эчендә аның тавышын беренче тапкыр ишетә алды: 1 апрельдә ире Павел Буторин Х социаль челтәрендә видео чыгарган иде. Анда Алсу Кормашева Казан мәхкәмәсе залында пыяла читлектә чагында төшерелгән. Сак астында тотылу вакыты 5 июньгә кадәр озайтылыр алдыннан ул төрмәдәге яшәү шартлары турында сөйләде: "Кайнар су юк. Унитаз урынына — идәндәге тишек. Адым атларга ярты метр буш ара да юк. Ике карават һәм диварда бер киштә. Өстәл дә юк. Диварлар коточкыч. Ремонт ярты гасыр булмагандыр."

"Бу — кешелексез һәм абруйны төшерә торган шартларда сак астында тоту", дип белдерә "Чикләрне танымаучы репортёрлар".

2023 елның 18 октябрендә Казанда сак астына алынганнан бирле ул ире, 12 һәм 15 яшьлек ике кызы һәм өлкән яшьтәге авыру әнисе белән бер тапкыр да күрешә алмады. Русия хакимиятләре журналистның Америка консуллыгына мөрәҗәгать итү үтенечен дә берничә тапкыр кире какты, ә бу АКШ ватандашы буларак аның хокукы булып тора.

"Русия төрмәләрендә тоту шартлары коточкыч булганга күрә Алсу Кормашеваның сәламәтлеге начарая бара, ә аның Америка ватандашы буларак хокукларын хакимиятләр даими рәвештә кире кагып килә. АКШның консуллык ярдәмен алу мөмкинлеген бирмәү — Консуллык мөнәсәбәтләре турындагы Вена конвенциясен бозу булып тора. "Чикләрне танымаучы репортёрлар" АКШ хөкүмәтен аны азат итү өчен ныграк көч куярга чакыра", диелә белдерүдә.

Былтыр ноябрьдә "Чикләрне танымаучы репортёрлар" Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны кичекмәстән "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакырды.

Оешманың АКШ бүлеге мөдире Клейтон Веймерс сүзләренчә, "Алсу Кормашева Мәскәүнең журналистикага каршы сугышы корбаны һәм АКШ белән геополитик бәхәсләр корбаны" булып тора.

— Кремль аны кичекмәстән азат итәргә һәм урынсыз гаепләрне кире кагарга тиеш. Бу көн җиткәнче, Дәүләт департаменты аны "канунсыз тоткарланган" дип танырга тиеш, — ди Веймерс.

Татарстанда нәшер ителгән "Безнең гәҗит"нең апрель санында Алсу Кормашеваның хаты басылып чыкты. Ул аны гәҗит редакциясенә язган һәм анда төрмәдәге хәлләрне тасвирлаган. Алсу хатын 12 март кичендә язган. "Кич, ятарга вакыт. Монда сәгать юк. Вакыт белү чама белән, ләкин бик төгәл сизеп була икән, бер уйласаң", дигән ул.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG