Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык журналисты Алсу Кормашевага каршы өченче җинаять эше ачылган


Алсу Кормашева мәхкәмә утырышында. 1 декабрь 2023
Алсу Кормашева мәхкәмә утырышында. 1 декабрь 2023

Бу җинаять эше нигезендә аңа 10 елга кадәр төрмә яный ала.

Азатлык радиосының Русия хакимияте тарафыннан тоткарланган журналисты Алсу Кормашевага (Кормаш) каршы Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылган. Бу хакта Русия хакимиятләренә якын торган "Татар-информ" һәм Baza телеграм-каналы хәбәр итә, Кормашева адвокатларының бу хакта әлегә мәгълүматы юк.

Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган диелә. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный диелә.

Бу Алсу Кормашевага карата ачылган өченче җинаять эше. Прагада яшәүче журналист гаилә сәбәпләре белән май уртасында Казанга кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.

Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.

18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында. 1 декабрь көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте.

Азат Европа/Азатлык Радиосы мөдире вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин Кормашевага каршы өченче җинаять эше ачылуны хөкем итте. "Журналистика - җинаять түгел. Бу кырыс эзәрлекләүне туктатырга вакыт. Алсу инде 56 көн гаделсез рәвештә тоткарланган килеш гаиләсеннән аерылган хәлдә", диде ул.

  • Икенче җинаять эше нигезендә, федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде.
  • БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG