Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты


Алсу Кормашева мәхкәмә утырышында
Алсу Кормашева мәхкәмә утырышында

Алсу Кормашеваның сак астында тотылу вакыты 5 декабрьдә чыгарга тиеш иде. 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Кормашеваны сәяси тоткын дип таныды.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте. Утырыш бүген, 1 декабрьдә узды.

Азат Европа/Азатлык Радиосы мөдире вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин бу уңайдан белдерүе белән чыкты.

"Алсу Русиядә 45 көн рәшәткә артында утыра һәм аны гаделсез, сәяси сәбәпләр белән сак астында тоту вакыты озайтылды, - диде ул. - Без Русия хакимиятләрен Алсуга кичекмәстән АКШ консулы белән очрашу мөмкинлеге бирергә чакырабыз, АКШ ватандашы буларак, бу аның хокукы. Алсуны азат итәргә кирәк һәм ул гаиләсенә кайтырга тиеш".

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны вакытлыча тоту изоляторына җибәрделәр. Шул вакыттан бирле ул сак астында кал, мәхкәмә аны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.

Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.

БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

Утырыштан соң Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин "Утырыш нәтиҗәсе уңаеннан тирән канәгатьсезлек белдерәбез. Алсу гаиләсе белән кавышырга тиеш, аны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз", дип белдерде.

Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды.

30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG