Accessibility links

Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнелә.

Азат Европа/Азатлык радиосының вакытлы президенты Джеф Гедмин Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын кискен хөкем итеп чыкты

"Алсу Кормашева - еллар дәвамында Татарстан һәм Башкортстанда, Русиянең Идел буендагы төбәкләрендә яшәүче милли азчылыклар тормышын яктыртып килгән тәҗрибәле журналист, ул татар телен, мәдәниятен яклау һәм саклауга багышланган төрле инициативалар турында язып барды. Соңгы елларда урыс хакимиятләре татарларга каршы басымын торган саен арттырып килә", ди Джеф Гедмин.

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева Татарстан башкаласында чәршәмбе көнне тоткарланды. Русиянең Тикшерү комитеты тарафыннан ул үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнелә. Бу хакта Татарстанның дәүләт агентлыгы "Татар-информ" хәбәр итә. Федераллар, Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.

Кормашева әлегә 48 сәгаткә тоткарланды, алдагы көннәрдә мәхкәмә аның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш.

Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеф Гедмин "Алсу иң олы хөрмәткә ия булган хезмәттәшебез, ике бала анасы, ул кире гаиләсе белән кавышу өчен кичекмәстән азат ителергә тиеш" дигән таләп куя.

Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган. Моны эшләмәгән очракта канунда йә 300 мең сумга кадәр акчалата җәза, йә 480 сәгатьлек җәмәгать эшләре, йә инде хәтта 5 елга иректән мәхрүм итү дә каралган.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • Былтыр Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG